Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Һөнәренә тугрылык

Әлфия Миңнеҗанова - хирургия бүлегенең интенсив терапия һәм реанимация палатасы шәфкать туташы анестезисты. Әлфия Әсәдулла кызы бүлеккә 1983 елда Буа медицина училищесын тәмамлап килә. Киң күңелле, мәрхәмәтле шәфкать туташы - бу сүзләр Әлфия ханым турында әйтелгән. Нык холык, түземлеккә ия булмаса әлеге кыен эшкә үзенең 30 ел гомерен багышлый алган...

Әлфия Миңнеҗанова - хирургия бүлегенең интенсив терапия һәм реанимация палатасы шәфкать туташы анестезисты.

Әлфия Әсәдулла кызы бүлеккә 1983 елда Буа медицина училищесын тәмамлап килә. Киң күңелле, мәрхәмәтле шәфкать туташы - бу сүзләр Әлфия ханым турында әйтелгән. Нык холык, түземлеккә ия булмаса әлеге кыен эшкә үзенең 30 ел гомерен багышлый алган булырмы икән ул? Әлбәттә, аңа тырышлыгы да, кешеләрне ярата белү сыйфаты да ярдәмгә килгәндер. "Безне остазларыбыз Николай Мосеев һәм Садыйк Ибраһимов эшкә һәм авыруларга нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклегенә өйрәттеләр. Хәзер Фәнүзә Головкина җитәкчелегендә эшлибез. Барлык шатлык-кайгыларым эшем белән бәйле. Кеше гомерен саклап калу өчен яшим. Авыруларның савыгып, үз аякларында өйләренә кайтып китүләрен күрүдән дә зур бәхет минем өчен юк. Тормыш иптәшем Рафаэль белән ике кыз үстердек, оныгыбыз Камил икенче сыйныфны тәмамлады - алар безнең алдагы тормышыбызда төп ышанычыбыз",- дип үзенең эше һәм тормышы турында җылы фикерләрен җиткерде Әлфия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев