Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Мөһим тикшеренү

Үзәк район хастаханәсендә барлыкка килгән яңа җиһаз күп төрле җитди авыруларны булдырмаска ярдәм итәчәк.

Колоноскопия яки ФКС – медицина өлкәсендәге эндоскопик диагностика ысулы, аның ярдәмендә табиб эчәкнең эчке өслегенең торышын бәяли ала.

Колоноскопия яман шешләрне, полипларны диагностикалау мөмкинлеге бирә.

40 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә 5 елга бер тапкыр даими колоноскопия узу колоректаль яман шеш авырулары санын шактый киметү мөмкинлеге бирә.

Хәзерге шартларда колоноскопия, пациентның хәленә карап, наркоз белән дә, наркозсыз да үткәрелергә мөмкин.

Бу процедура турында Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе табиб-эндоскописты Ранис Җиһангиров сөйләде: «Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә колоноскопия наркоз белән үткәрелә. Кулланыла торган седатив препаратлар кеше организмы өчен чагыштырмача куркынычсыз һәм тикшеренү вакытында аз дозада гына кертелә. Процедура алдыннан пациент анестезиолог-реаниматолог белән киңәшләшә, бу табиб тикшеренү вакытында пациентның гомере һәм сәламәтлеге өчен мөһим булган күрсәткечләрне контрольдә тота. Әлеге ысул пациент өчен мөмкин кадәр уңайлы һәм куркынычсыз. Күп кенә үсеш алган илләрдә седация ярдәмендә колоноскопия үткәрү киң таралган.

Ел башыннан бирле үзәк район хастаханәсендә тикшеренүләр заманча яңа аппаратта үткәрелә, аның күп кенә уңайлы функцияләре бар, алар ярдәмендә юан эчәкнең лайлалы тышчасындагы үзгәрешләрне күрергә була. Полиплар ачыкланган очракта, мин биопсия өчен үрнәкләр алам, аның нәтиҗәләре белән пациентны РКОДка җибәрәбез, анда шешләрне бетерү процедурасы үткәрелә.

«Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә эндоскопия бүлеген үзгәртеп кору, аны кирәкле заманча җиһазлар белән тәэмин итү мөмкинлеге булды, нәтиҗәдә без бөтенләй яңа дәрәҗәдәге медицина тикшеренүе үткәрәбез. Бүгенге көндә колоноскопия вакытында седация өчен барлык шартлар да булдырылган. Шунысы куанычлы: хәзер пациентларыбыз әлеге тикшеренүгә курыкмыйча килә ала.

Колоноскопиягә телефон аша язылырга мөмкин. Әгәр дә тикшеренү алдыннан ниндидер сораулар барлыкка килсә, киңәшләшергә була, мин пациентларыма ярдәм итәргә һәрвакыт әзер».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев