Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Магнит давыллары аяктан екмасын өчен ни эшләргә? Табиб-невролог киңәшләре

Берәүләр бу чорны сызлану, баш авырту кебек борчу алып килгәне өчен яратмый. Икенчеләре андый көннәрдә җитди эшкә алынудан тыелып тора. Өченчеләр исә бу күренешнең нәрсә икәнен дә белми. Сүзебез – магнит давыллары турында. Магнит давыллары аяктан екмасын өчен нишләргә? Табиб-невролог Диләрә Шаһиева белән шул хакта сөйләшәбез.

Нәрсәдән гыйбарәт? Магнит давылы – җирнең магнит кырындагы тайпылышларыннан гыйбарәт. Ул берничә сәгать эчендә генә дә күзәтелергә мөмкин. Кайчак магнит давыллары 3–5 көнгә дә сузыла. Әмма ничек кенә булмасын, бу чорның бер уңай ягы бар: ул организмга артык зур зыян салырга өлгерми.

Кемгә куркыныч яный? Магнит давыллары вакытында кан куера, тамырлар буйлап акрынрак хәрәкәт итә башлый. Шуңа күрә магнит давыллары вакытында иң беренче чиратта ишемия, гипертония кебек йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр кәефсезләнә. Баш миенең кан тамырлары кысылган, инсульт кичергән кешеләр дә бу чорны авыр уздыра. Магнит давыллары вакытында өлкән яшьтәге кешеләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ник дигәндә, яшь барган саен, кан тамырлары зәгыйфьләнә, тышкы көчләргә каршы тора алмый башлый. Нерв системасы какшаган кешеләргә дә бу чорда сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.

Нинди билгеләр буенча ачыкларга мөмкин? Магнит давыллары йогынтысына бирешүчән кеше иң беренче чиратта хәлсезлек тоя. Моннан тыш аны баш һәм йөрәк авырту да борчырга мөмкин.

Магнит давылларын сәламәтлеккә зыян салмаслык итеп ничек уздырырга?

— Әлеге чорны борчу-мәшәкатьсез генә уздырып җибәрү өчен, алдан хәстәрен күрергә кирәк. Әйткәнемчә, магнит давыллары вакытында кан куера. Шуңа күрә көненә 1,5–2 литр чиста су эчүне гадәткә кертегез.

— Туклануга да игътибар бирергә кирәк. Бу чорда күпләп яшелчә, җиләк-җимеш ашау, балык ризыклары, төрле ярмаларга өстенлек бирү хәерле. Витаминнар эчү дә комачауламас.

— Ягу сезонында бина эчләрендә кислородка кытлык башлана. Бу, магнит давыллары башлангач, сәламәтлекне тагын да какшатачак. Шуңа күрә бүлмәләрне даими рәвештә җилләтү мәҗбүри.

— Эмоциональ яктан тотрыксыз кешеләргә үлән чәйләре эчү дә комачауламас. Мелисса, бөтнек, арыслан койрыгы (пустырник) үләннәреннән ясалган чәй аеруча яхшы тынычландыра.

— Магнит давылларын авыр кичерүчеләргә бу чорда физик күнегүләр ясау, спорт залына йөрүдән дә тыелып торырга киңәш итәр идем. Ник дигәндә, физик күнегүләр башкарганда кан агышы көчәя. Магнит давылы вакытында исә, әйткәнемчә, кан куерган була. Димәк, организмга икеләтә авырлык килә дигән сүз.

— Йокы режимын да җайга салырга кирәк. Соң йокларга яткан кеше төнлә бүленеп чыга торган гормоннарга кытлык кичерә. Организм көчсезләнә. Ахыр чиктә, кеше магнит давыллары йогынтысына да җиңел бирешә.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев