Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Коронавирус инфекциясе чигенергә уйламый әле

2022 елның 1 гыйнварыннан 16 февраленә кадәр яңа коронавирус инфекциясенең билгеләнгән тәртиптә расланган 124 очрагы теркәлгән.

Авыру йоктыручылар түбәндәге территорияләрдә теркәлгән: Тәмтедә – 7, Бәрлегуҗада – 1, Кама Тамагында – 55, Куйбышев Затоны – 33. Кече Мәрәтхуҗада – 1, Келәнче – 2, Иске Барыш – 3, Красновидово -2, Кирельский – 4, Сөйки – 1, Данышево – 1, Шәпкә – 2, Олы Карамал – 1, Олы Кариле – 2, Тенеш – 3, Олы Салтык – 2, Олы Бортас – 1, Кече Карамал – 1, Яңа Салада – 1, Балчыклы – 1 кеше. Барлык авырулар һәм алар белән аралашкан кешеләр табиблар күзәтүе астында.

"Роспотребнадзор авыру һәм алар белән аралашкан гражданнарга өйдә үзизоляция режимын үтәргә киңәш итә. Үз хәле турында көн саен участок табибына хәбәр итәргә, авыру билгеләре барлыкка килгән очракта табибны өйгә чакыртырга.

Инфекциядән иң яхшы саклану чарасы – вакциналаштыру. Моннан тыш, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында исегезгә төшерәбез: кулларны сабын белән юарга, кулларны дезинфекцияләү чараларын кулланырга; авызга, борынга яки күзләргә кагылмаска; үзегез кагылган өслекләрне һәм җайланмаларны (смартфон экраны, пультлар, ишек тоткаларын) даими сөртеп торырга; җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә кирәк”, - дип киңәш итә РПН территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Роберт Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев