Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Кан басымын дөрес үлчәгез!

Үзәк район хастаханәсенең участок терапевты Рифат Нәҗмиев еш кына пациентларның кан басымын үлчәгәндә хаталар ясавы турында әйтте һәм моны ничек дөрес эшләргә кирәген аңлатты.

– Пациент яки аның якыннары автоматик тонометрлар белән кан басымын өй шартларында үзләре үлчи ала. Шулай да, клиник рәвештә үлчәү төгәлрәк һәм аны табиблар диагностика өчен куллана.

Беренчедән, авыруның хәленә игътибар итәргә: үлчәү өчен уңайлы итеп утырырга кирәк; кул йөрәк турысында өстәлгә урнаштырыла; манжет терсәктән югары куела, аның аскы кырые терсәктән 2 см югарырак булырга тиеш.

Кан басымын үлчәр алдыннан түбәндәгеләр киңәш ителми: 1 сәгать алдан кофе яки куе чәй эчү, 30 минут кала тәмәке тарту, дарулар эчү (шул исәптән борынга һәм күзгә сала торган тамчылар). Кан басымы 5 минутлык ялдан соң тыныч халәттә үлчәнә.

Тулы гәүдәле пациентларга стандарт зурлыктагы манжетлар туры килмәскә мөмкин, шуңа күрә кирәкле зурлыктагын сайларга кирәк.

Кан басымы дәрәҗәсен билгеләү өчен һәр кулда 1-2 минут аралык белән кимендә ике тапкыр үлчәргә кирәк. 2-3 тапкыр үлчәгәннең уртачасы ахыргы нәтиҗә итеп кабул ителә.

Диабет белән авыручы өлкән яшьтәге кешеләргә кан басымын аягүрә торганнан соң 1 һәм 3 минуттан үлчәү яхшы. Йөрәк ритмы дөрес булмаган пациентларның кан басымы дәрәҗәсен төгәлрәк билгеләү өчен берничә тапкыр үлчәү хәерле.

Үз-үзеңне контрольдә тоту вакытында ачыкланган артериаль кан басымы күрсәткечләре артериаль гипертензия диагностикасында һәм дәвалауның нәтиҗәлелеген контрольдә тотуда кыйммәтле өстәмә була ала.

Авыруның сәламәтлеге кискен рәвештә начарланган очракларда, сәяхәтләр вакытында, эштә, автомат рәвештә артериаль кан басымын беләзектән үлчәү җайланмаларын куллану киңәш ителә, әмма нәтиҗәнең иңбаштагы артериаль басым дәрәҗәсеннән түбәнрәк булуын истә тотарга кирәк. Кан басымын дөрес үлчәгез һәм сәламәт булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев