Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Кама Тамагында В һәм А (H3 N2) грипп вируслары ачыкланды

Безнең районда бу хәл торышы турында үзәк хастаханәнең эпидемия мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Әлфинур Бикмөхәммәтова сөйли. - Быелгы вирус узган елгыдан нәрсәсе белән аерыла? - Статистика мәгълүматлары буенча, узган ел ил буенча А (H1N1) вирусы таралган иде, ул халыкта дуңгыз гриппы буларак билгеле. Безнең районда В һәм А (H3...

Безнең районда бу хәл торышы турында үзәк хастаханәнең эпидемия мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Әлфинур Бикмөхәммәтова сөйли.

- Быелгы вирус узган елгыдан нәрсәсе белән аерыла?
- Статистика мәгълүматлары буенча, узган ел ил буенча А (H1N1) вирусы таралган иде, ул халыкта дуңгыз гриппы буларак билгеле. Безнең районда В һәм А (H3 N2) грипп вируслары ачыкланды. Быел А вирусы күбрәк очрый.
- Кайсы вирус куркынычрак?
- Теләсә нинди грипп куркыныч. H1N1 вирусы булганда авыру көчле була. Мондый төр грипп булганда эпидемия тиз тарала, H3N2 вирусы белән барлыкка килгән авыру җиңелрәк уза, әмма озаккарак сузыла.
- Быел безгә нинди өзлегүләрдән сакланырга кирәк?
- Беренче чиратта - пневмониядән. Әгәр пневмония беренче сәгатьләрдә грипп буларак үсеш алса, бу - вирусның авыр токсинлы формасы. Грипптан үлү күп очракта - пневмония белән авыру нәтиҗәсе. "Кичектерелгән үлем" дигән төшенчә дә бар. Кеше грипп белән авырырга һәм хроник йөрәк авыруыннан үләргә мөмкин. Грипп башка авыруларны да көчәйтә.
- Вакцина ясату райондагы эпидемиологик хәлгә ничек тәэсир итте?
- 2016 елның көзендә районда 5171 кешегә, шул исәптән 18 яшькә кадәр 1260 бала һәм яшүсмергә гриппка каршы вакцина ясалды. Яңа елның 12 көне эчендә поликлиникага мөрәҗәгать иткән кешеләр арасында 81 ОРВИ (кискен сулыш юллары авырулары) очрагы теркәлде. 12 кеше (11е - балалар) хастаханәгә озатылды. Лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә 3 һәм 4 яшьлек балаларда грипп авыруының ике очрагы ачыкланды. Узган ел бу чорда ОРВИ буенча 25 мөрәҗәгать теркәлгән, шуларның 11е - балалар. Биш кеше хастаханәгә озатылган, узган ел башында грипп очрагы теркәлмәгән.
Билгеләп үтәргә кирәк, узган ел башында һава температурасы түбән иде, шуңа күрә авыру таралу акрын барды. Быел җылы каникул көннәре һәм массакүләм бәйрәм чаралары авыручылар саны артуга сәбәп булды. Хәзерге вакытта авыру күләме кимеде, шулай да сөенергә ашыкмагыз, февральдә аның көчәюе күзәтеләчәк.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев