Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Кама Тамагында түләүсез туклану кемгә тиеш?

Бала дөньяга килү көтеп алынган шатлык кына түгел, әле аңа барлык уңайлыклар да тудырырга кирәк. Беренче көннән үк дөрес туклану - сабыйның сәламәтлеге әнә шуңа бәйле. Махсус сөт тарату пунктлары һәр баланы үз яше өчен файдалы һәм балансланган ризык белән тәэмин итәргә тиеш. Күп гаиләләрне сөт кухнясыннан туклану продуктлары алу...

Бала дөньяга килү көтеп алынган шатлык кына түгел, әле аңа барлык уңайлыклар да тудырырга кирәк. Беренче көннән үк дөрес туклану - сабыйның сәламәтлеге әнә шуңа бәйле. Махсус сөт тарату пунктлары һәр баланы үз яше өчен файдалы һәм балансланган ризык белән тәэмин итәргә тиеш.

Күп гаиләләрне сөт кухнясыннан туклану продуктлары алу тәртибе борчый. Үзәк дәваханәнең участок педиатры Альберт Сафин бала өчен түләүсез сөт продуктлары алу һәм бу өлкәдә нинди кагыйдәләр булуы хакында сөйли.
- Балаларны түләүсез сөт продуктлары белән тәэмин итү мәсьәләсен халыкны социаль яклау бүлеге көйли. Түләүсез туклану түбәндәгеләргә бирелә: аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 1 һәм 2 яшьлек балаларга; күп балалы гаиләләрдән 3 яшькә кадәр балаларга; хроник авырулардан интегүче 15 яшькә кадәр балаларга һәм 18 яшькә кадәр инвалид балаларга.
Баланың аз тәэмин ителгән категориягә керүен ачыклау өчен гаиләдәге уртак керемне кушып, барлыкка килгән сумманы гаиләдәге кеше санына бүләбез. Әгәр барлыкка килгән сумма яшәү минимумыннан кимрәк булса, сез түләүсез балалар туклануы продуктлары алырга хокуклы.
Шулай да уртак кагыйдәләр бар:
-әгәр бала өстәмә тукландырыла икән, сөт кухнясыннан продуктларны бала тууга яки аны өстәмә тукландыру башлаган көннән ала аласыз;
- сөт ризыкларын балага ике яшь тулганчы алырга була;
- күп балалы гаиләләрдә яшәүче балаларга сөт кухнясыннан түләүсез туклану өч яшькә кадәр бирелә.
- Сөт кухнясыннан балалар өчен туклануны ничек алырга?
- Иң элек баланы тикшереп торучы педиатрга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Баланың буе һәм авырлыгы, шулай ук аның сәламәтлеге һәм туклануы мәгълүматлары буенча табиб аның тулы кыйммәтле үсеше өчен кирәкле күләмдә сөт продуктлары алуга рецепт язып бирә. Гадәттә рецепт билгеле бер вакытка бирелә. Ул ташлама категориясенә һәм баланың яшенә дә бәйле. Шуңа күрә рецептның вакыты чыккач, яңасын алырга кирәк.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев