Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Кама Тамагында муниципаль районнар арасында гриппка каршы прививка ясау күрсәткече иң яхшыларның берсе

Районда гриппка каршы вакцинация ясау турында без үзәк дәваханә баш табибының вакытлыча эшкә сәләтсезлекне экспертизалау буенча урынбасары Светлана Суворова белән сөйләштек. - Безнең районда муниципаль районнар арасында гриппка каршы прививка ясау күрсәткече халык саныннан чыгып 27,6 процент, иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Республика буенча норматив күрсәткеч бүгенге көнгә халык саныннан 28...

Районда гриппка каршы вакцинация ясау турында без үзәк дәваханә баш табибының вакытлыча эшкә сәләтсезлекне экспертизалау буенча урынбасары Светлана Суворова белән сөйләштек.
- Безнең районда муниципаль районнар арасында гриппка каршы прививка ясау күрсәткече халык саныннан чыгып 27,6 процент, иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. Республика буенча норматив күрсәткеч бүгенге көнгә халык саныннан 28 процент тәшкил итә.
- Светлана Александровна, безнең район буенча быел гриппка каршы иммунлаштыруның план күрсәткече нинди?
- Гомуми план күрсәткече 4600 кеше тәшкил итә. Балаларга прививка ясау планы - 1600 бала һәм өлкән яшьтәгеләр - 2850 кеше. Прививка ясау өчен вакцина тулы күләмдә кайтарылды.
- Кискен сулыш юллары йогышлы авырулары буенча статистика нинди?
- Безнең районда быел ОРВИ белән 1224 кеше авырды, шуның 1030ы балалар. Больничныйга чыкмыйча 33 кешенең пневмония белән авыруы теркәлде. Шул исәптән 10 сы балалар.
- Бу чорда үзәк дәваханәдә грипп белән авыру очрагы теркәлдеме?
Грипп диагнозын раслау өчен үзәк дәваханәдә биш анализ алынды һәм Казан шәһәрендәге лабораториягә җибәрелде. Лаборатория бер очракта грипп авыруын раслады - авыручы бала.
Ахырын газетабыздан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев