Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Кама Тамагында дуңгыз чирен кисәтеп

Бу мәсьәлә буенча район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Владимир Россиев аңлатма бирде: - Африка дуңгыз чумасы- авыру билгеләресез генә, хроник рәвештә узучы чир. Елның теләсә кайсы вакытында бу чир белән төрле яшьтәге, төрле токымдагы дуңгызлар, шул исәптән кабан дуңгызлары да авырый. Африка дуңгыз чумасы таралуын булдырмауның бердәнбер юлы - авыру килеп...

Бу мәсьәлә буенча район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Владимир Россиев аңлатма бирде:

- Африка дуңгыз чумасы- авыру билгеләресез генә, хроник рәвештә узучы чир. Елның теләсә кайсы вакытында бу чир белән төрле яшьтәге, төрле токымдагы дуңгызлар, шул исәптән кабан дуңгызлары да авырый. Африка дуңгыз чумасы таралуын булдырмауның бердәнбер юлы - авыру килеп чыккан урыннан 100 км зонада барлык дуңгызларны да юк итү.
Безнең районда декабрь башында атылган 42 кабан дуңгызыннан һәм шәхси сектордагы 12 дуңгыз каныннан проба алынды. Алар барысы да тискәре нәтиҗә бирде.
- Африка дуңгыз чумасын булдырмау максатыннан нинди чаралар үткәрергә кирәк?
- Зоогигиена нормаларын һәм дуңгыз асрау кагыйдәләрен үтәү, азыкны тикшерелгән чыганаклардан гына алу, шулай ук ашатыр алдыннан азыкны термик эшкәртү мөһим. Дуңгыз асрау урыннарын, азык саклау һәм әзерләү урыннарын даими дезинфекцияләү һәм дезинсекцияләү зарур. Дуңгызларны санкцияләнмәгән сәүдә нокталарыннан аларның алып чыгу урыннарын раслаучы документлардан башка сатып алырга ярамый, шулай ук хайваннарны теркәү кирәк. Ветеринарлар дуңгызларга вакцинация ясарга һәм аларны даими тикшереп торырга тиеш. - Тикшерү узмаган, кулланырга яраклылыгын раслаучы документы булмаган барлык ит продуктлары сәүдә киштәләрендә булырга тиеш түгел. Моны дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлеге җентекләп күзәтә, еш кына безнең районга килә. Хайван сугымы Буа һәм Тәтештәге махсус җиһазландырылган пунктларда башкарылырга тиеш. Анда хайванның сугымга кадәр тикшерелүе турында белешмә бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев