Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Кама Тамагы үзәк район дәваханәсендә табиблар һәм авырулар ачыктан-ачык сөйләште

16 декабрьдә үзәк район дәваханәсендә "Ак Барс-Мед" иминиятләштерү компаниясе дәваханәнең вакытлыча эшкә сәләтне югалту экспертизасы буенча баш табиб урынбасары Светлана Суворова катнашында түгәрәк өстәл утырышы оештырды. "Ак Барс-Мед" иминиятләштерү ком-паниясенең Кама Тамагындагы филиалы директоры Ольга Липатова билгеләп үтте: - Пациентларның, җәмәгатьчелек белән мондый форматта күрешүе бик файдалы. Бушлай медицина ярдәме...

16 декабрьдә үзәк район дәваханәсендә "Ак Барс-Мед" иминиятләштерү компаниясе дәваханәнең вакытлыча эшкә сәләтне югалту экспертизасы буенча баш табиб урынбасары Светлана Суворова катнашында түгәрәк өстәл утырышы оештырды.


"Ак Барс-Мед" иминиятләштерү ком-паниясенең Кама Тамагындагы филиалы директоры Ольга Липатова билгеләп үтте:
- Пациентларның, җәмәгатьчелек белән мондый форматта күрешүе бик файдалы. Бушлай медицина ярдәме алганда иминиятләштерелгән гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру, табиб-пациент мөнәсәбәтләре һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшү мәгълүмат-аңлату формасында аларга бергә җавап табу мөмкинлеген бирә.
Пациентларның табибларга, иминиятләштерү компаниясе белгечләренә сораулары төрле характерда иде. Түгәрәк өстәлдә катнашучыларның эмоциональ чыгышлары, теге яки бу мәсьәләне тикшерү мондый очрашулар кирәк һәм бик файдалы булуын дәлилләде.
Уразлино авылында яшәүче бер хатын Уразлино һәм Сатлыган авылларына да хезмәт күрсәтүче Кече Карамал ФАПы фельдшеры эшенә кагылышлы сорау бирде. Ул хезмәт күрсәтелүче кыенлык белән хәрәкәтләнүче авырулар, гипертониклар булуын әйтте һәм фельдшерның әлеге пациентларның өйләренә мөмкин кадәр ешрак килүен үтенде. Светлана Александровна җавап бирде:
- Әгәр мондый мәсьәлә бар икән, аңа сезнең участок табибы Рифат Нәҗмиевны җәлеп итәргә кирәк. Без андый авырулар янына даими килеп йөрүне оештырырга тырышырбыз.
Ахырын газетадан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X