Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Кама Тамагы үзәк район дәваханәсе терапевты Аловсат Әскәров ашказаны җәрәхәте булдырмас өчен киңәшләр бирә

Авыруның клиник сурәте, дәвалау туклануының төп ысуллары турында үзәк район дәваханәсе терапевты Аловсат Әскәров белән сөйләшәбез: - Ашказаны җәрәхәте - ашкайнату органнарының киң таралган төрләреннән берсе. Халыкның 3-5%ы ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте белән авырый. - Җәрәхәт нидән барлыкка килә? - Бу нәселдән дә килергә, озак вакыт коры-сары ризык кулланудан,...

Авыруның клиник сурәте, дәвалау туклануының төп ысуллары турында үзәк район дәваханәсе терапевты Аловсат Әскәров белән сөйләшәбез:

- Ашказаны җәрәхәте - ашкайнату органнарының киң таралган төрләреннән берсе. Халыкның 3-5%ы ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәте белән авырый.
- Җәрәхәт нидән барлыкка килә?
- Бу нәселдән дә килергә, озак вакыт коры-сары ризык кулланудан, озак вакыт ач йөрү, тәмәке тарту, алкоголь эчемлекләр ялкынсынуга каршы нестероид препаратлар куллану, инфляция, нейропсихик факторлардан булырга мөмкин.
- Соңы факторга килгәндә, ашказаны йөрәктән соң кеше организмының стресс органы булып санала.
- Чынлап та стресс ашказаны күп авыруларның башлануына сәбәп булырга мөмкин, шул исәптән җәрәхәт авыруы китереп чыгарырга да.
- Аловсат Гулиевич, авыруның клиник сурәте, пациентларның төп зарлары нинди?
- Клиник сурәт җәрәхәтнең локализация дефекты, аның үлчәме, авыруның яшеннән, ашказаны функциясе секрециясеннән (ашказаны согы эшләп чыгару) тора. Авырулар гадәттә ашказанында авырту, сару кайнау, күңел болгану, косу, эч кибүдән зарлана.
- Авырту кайчан барлыкка килә?
- Җәрәхәт вакытында авырту ризык кабул итү белән бәйле.
- Җәрәхәт авыруларына ничек диагноз куела?
- Диагноз рентген һәм эндоскопик ысул ярдәмендә куела. Авыру катлаулану - кан китү, перфорация белән куркыныч. Җәрәхәт булган авырулар елга 2 тапкыр тикшеренеп торырга тиеш. Истә тотарга кирәк, авыру язын һәм көзен көчәя.
- Дарулар ярдәмендә дәвалану белән беррәттән авыруларга хәлләрен яхшыртуда дөрес туклану мөһим роль уйный. Аның төп ысуллары нинди?
- Беренчедән, ашказаны һәм уникеилле эчәкнең лайлалы тышчасына ял булдыру кирәк. Рационда ашказанында кислота һәм ферментлар эшләп чыгаруны көчәйтүче, ашказанының лайлалы тышчасын ярсытучы ризыклар кулланмау мөһим.
Ягъни, бөтен ризыкларны уып ашарга кирәк. Шулай ук артык салкын һәм кайнар ризык ашамаска, рационның туклану кыйммәте югары булу мөһим.
- Мондый пациентларга нинди ризыклар тыела?
- Бу итле, балык ризыклары һәм майлы шулпалар, бигрәк тә гөмбә, ит һәм балыкның майлы сортлары. Шулай ук авыр эшкәртелүче майлар, кабымлыклар, консерв ризыклары, колбаса, камыр ашлары, алкогольле эчемлекләр, тозлы ризыклар. Дарулар белән дәвалануга килгәндә исә, аны дәвалаучы табиб билгели.
- Җавапларыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев