Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Кама Тамагы үзәк дәваханәсенең Эпидемиология мәсьәләләре буенча баш табиб урынбасары Әлфинур Бикмөхәммәтова ВИЧ инфекциясенә карата аңлатма бирә

- Соңгы елда авыручылар саны үсеше күзәтелми. Узган ел ВИЧ инфекцияләнгәннәрнең аз гына артуы күзәтелгән иде. Безнең район территориясендә бүгенге көнгә вирус йоктыру - венага наркотиклар кадау аша тарала. Бүген ВИЧ вирусы таралу юллары турында мәктәп укучысы да белә. Элеккечә җенси юл белән авыру күбрәк тарала. Вирусның кан аша эләгүе...

- Соңгы елда авыручылар саны үсеше күзәтелми. Узган ел ВИЧ инфекцияләнгәннәрнең аз гына артуы күзәтелгән иде. Безнең район территориясендә бүгенге көнгә вирус йоктыру - венага наркотиклар кадау аша тарала.


Бүген ВИЧ вирусы таралу юллары турында мәктәп укучысы да белә. Элеккечә җенси юл белән авыру күбрәк тарала. Вирусның кан аша эләгүе куркынычы да зур. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, авыру йоктыру косметик процедуралар үткәрү, татуировка ясау, колак тиштерү, стоматология дәвалануы вакытында ВИЧ белән зарарланган инструментлар һәм энәләр аша да эләгергә мөмкин.

ВИЧ авыру йоктырган кешенең бәвелендә, селәгәйдә, күз яшендә, үлектә, тирендә дә бар, әмма вирус концентрациясе аларда шактый түбән. Бу юл белән йоктыру теоретик яктан мөмкин дип карала. Һава, су, ризык аша авыру бөтенләй күчми. ВИЧ көнкүреш юлы белән дә йокмый. Әмма курыкканга куш дигәндәй, җәмгыятьтә бүгенге көнгә кадәр уңай ВИЧ статуслы кешеләрне шомланып кабул итәләр. Бу хакта шактый аңлату эшләре алып барылса да, җәмәгатьчелек фикерен үзгәртү бик авыр.

Бүген уңай ВИЧ статуслы кешеләр тулы кыйммәтле тормыш белән яши.

Әлбәттә, хәзерге вакытта кешене вирустан тулысынча дәвалаучы дарулар табылмаган әле. Әмма нәтиҗәле дәвалану мөмкин. ВИЧ инфекцияле кешеләрне дәвалау этиотроплы. Бу катнаш химиопрепаратлар куллану дигән сүз.

Уңай ВИЧ статуслы кешеләр гадәти тормыш белән яши, эшли, бала таба һәм тәрбияли. ВИЧ инфекцияле кешеләр белән кул биреп күрешкәндә, кочаклашканда, бассейнда йөзгәндә, көнкүреш предметларыннан файдаланганда һәм инфекция йөртүчеләр кулланган башка төр предметлардан без авыру йоктыра алмыйбыз. Барысы да гади һәм аңлаешлы, без курку һәм шикләнүне җиңеп, безнең кебек үк кешеләргә үзләренең авыруларына яраклашырга ярдәм итәргә тиешбез.

СПИДны куркыныч тудыру группалары белән тиңләү ялгыш фикер. Хәзер һәркемгә билгеле булганча, тулысынча авыру йоктыру мөмкин булмаган халык төркеме юк.

ВИЧ инфекция таралуны кисәтүдә аеруча нәтиҗәле ысуллар: наркотиклардан баш тарту, саклану чаралары кулланмыйча якынлык кылмау, лицензиясе булган медицина учреждениеләре, стоматология клиникалары, матурлык салоннарына гына бару. Ә иң мөһиме - тестлаштыру узып, ВИЧ инфекция буенча үз статусыңны бел, моны сез бүген үк эшли аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев