Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Кама Тамагы үзәк дәваханәсендә түгәрәк өстәл барышында бик күп көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде

Аларга белгечләр аңлатма бирде, аерым очраклар да каралды. Менә аларның кайберләре: - Хәзер район үзәк дәваханәсе стационарыннан дәваланып чыкканда дәвалануга тотылган чыгымнар күрсәтелгән белешмә бирәләр. Минем белешмәмдә 17 меңнән артык сумма язылган иде. Ул ничек исәпләнде икән, мин кирәкле препаратларны үзем сатып алдым югыйсә? - Чыннан да, күпләр белешмәдәге саннарны...

Аларга белгечләр аңлатма бирде, аерым очраклар да каралды. Менә аларның кайберләре:

- Хәзер район үзәк дәваханәсе стационарыннан дәваланып чыкканда дәвалануга тотылган чыгымнар күрсәтелгән белешмә бирәләр. Минем белешмәмдә 17 меңнән артык сумма язылган иде. Ул ничек исәпләнде икән, мин кирәкле препаратларны үзем сатып алдым югыйсә?
- Чыннан да, күпләр белешмәдәге саннарны күреп, гаҗәпкә кала. Бу суммага дарулар бәясеннән, кулланылган материаллардан тыш, авыруны тукландырудан алып электр энергиясенә сарыф ителгән чыгымнарга кадәр, димәк, күрсәтелгән барлык хезмәтләр өчен түләү керә.
- Хәзер поликлиникада теләгән белгечкә аерым көнгә һәм вакытка алдан языла торган терминал эшли. Анда талон алып та, табибка килгәч, чиратта торырга туры килә, димәк, аның кирәге дә юк.
- Система әле яңа эшли башлады. Талон буенча пациент табибка билгеләнгән вакытка килә, чират көтеп тормый. Әмма күп табиблар кадрлар җитмәү сәбәпле поликлиникада да, стационарда да, берничә эштә эшли. Пациентлар да кайвакыт төгәл түгел, бу да бер сәбәп булып тора.
- Үзәк район дәваханәсе поликлиникасында табибка күренү өчен пациентка күпме вакыт бирелә?
- Бүгенге көндә неврологка күренү өчен пациентка 20 минут вакыт бирелә, терапевт, гинекологка күренү өчен - 15 минут. Билгеләп үтәргә кирәк, бу вакыт эчендә табиб пациентны карарга, дәвалану билгеләргә һәм компьютерга талон һәм пациент турында барлык мәгълүматны кертергә тиеш. Әлбәттә, тулы кабул итү өчен бу аз вакыт.
- Ашыгыч медицина ярдәмен көтү вакыты иң күбе күпме булырга тиеш?
- 2 сәгать - гомергә куркыныч янамаганда ашыгыч медицина ярдәме килүен поликлиникада яки өйдә көтү өчен иң күп вакыт.
P.S. Хөрмәтле укучыларыбыз, әлеге темага кагылышлы сорауларыгызны редакциягә юллый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев