Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Кама Тамагы үзәк дәваханә табиб-эндокринологы Рифат Нәҗмиев белән әңгәмә

1991 елдан башлап, ел саен 14 ноябрьдә бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне билгеләп үтелә.Кешене үлемгә китерүче йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары һәм яман шеш авыруларыннан кала шикәр авыруы өченче урында тора. Кама Тамагы үзәк дәваханәсендә шикәр диабеты белән авыручы 565 кеше исәптә тора. 123 кешегә төрле группадагы инвалидлык бирелгән. 2015...

1991 елдан башлап, ел саен 14 ноябрьдә бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне билгеләп үтелә.Кешене үлемгә китерүче йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары һәм яман шеш авыруларыннан кала шикәр авыруы өченче урында тора.

Кама Тамагы үзәк дәваханәсендә шикәр диабеты белән авыручы 565 кеше исәптә тора. 123 кешегә төрле группадагы инвалидлык бирелгән. 2015 елда гына да 36 кеше эндокринологка исәпкә куелган.
- Кызганычка каршы, шикәр авыруы белән авыручылар саны ел саен арта бара, - ди үзәк дәваханә табиб-эндокринологы Рифат Нәҗмиев.
- 10 ел эчендә авыручылар саны биш тапкырга диярлек артты.
- Рифат Фәритович, бу "татлы" чир турында нәрсәләр белергә кирәк?
- Шикәр диабеты - ул патологик халәт, канда глюкоза күтәрелү һәм аның сидек белән чыгуы белән характерлана, бу нормадан тайпылыш.
- Авыруны китереп чыгаручы сәбәпләр нинди?
- Аз хәрәкәтләнү, күп ашау нәтиҗәсендә симерү, психик травма, нәселдәнлек, шулай ук йогышлы һәм эндокрин авырулар, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары. Авыруны кисәтү өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, туңмаска, спорт белән шөгыльләнергә, көчтән килгәнчә физик хезмәт башкарырга, тәмәке тартмаска, алкогольле эчемлекләр кулланмаска кирәк.
- Бүген балаларда авыруның бер формасы - ювениль диабет үсеш ала. Шул хакта аңлатып китсәгез иде.
- l типтагы шикәр диабеты яки ювениль диабет гадәттә балалар һәм яшьләр арасында очрый. Аның сәбәбе инсулин эшләп чыгаручы ашказаны асты бизе күзәнәкләренең вируслы зарарлануы. Нәтиҗәдә организм аларны чит күзәнәкләр кебек кабул итә һәм шул күзәнәкләргә каршы антикүзәнәкләр эшләп чыгара.
- Бу категориягә кергән авыруларны медикаментлар белән тәэмин итү эше ничек тора?
- Шикәр диабеты белән авыручыларны дарулар һәм башка чимал белән тәэмин итү өч чыганактан алып барыла. Инвалидлар һәм ташламалы категориягә кергән гражданнарга федераль, инвалидлык алмаган шикәр диабеты белән авыручыларны региональ тәэминат һәм социаль пакеттан баш тартучы инвалидларга түләүле тәэминат каралган. Кызганычка каршы, соңгылары районда 40 кеше.
Авыруларны махсус препаратлар һәм инсулин белән тәэмин итү даими алып барыла, ел дәвамында препаратны вакытында алып кайтмау факты буенча бер шикаять кенә алынды.
Авыруларны тагын бер нәрсә борчый, ул инсулин терапиясе һәм шикәрне киметүче препаратларның үзебездә эшләп чыгарылганнарына күчү. Эндокринолог буларак ышандырып шуны әйтәм, үзебездә һәм чит илдә җитештерелгән препаратлар арасында бернинди аерма юк. Ул намуссыз фармацевтлар рекламасы гына.
Хәзерге вакытта актив рәвештә гриппка каршы вакцина ясала. Аны ясатыргамы яки юкмы - һәркем үзе хәл итә. Балигъ булмаган балаларның ата-аналары истә тотсын иде, уңай шартлар булганда вируслы инфекция шушы куркыныч авыруны китереп чыгарырга мөмкин. Агымдагы елда безнең районда ювениль диабет ике балада ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев