Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Кама Тамагы “Богородский рай” үзәгендә ял итүчеләр белән бергә “Скандинавия йөрүе” буенча шөгыльләнү үткәрелде

Әби һәм бабайлар сафка басып, кулларына таяклар алдылар, инструктаж тыңлаганнан соң мәктәп күле тирәли атлый башладылар. Дөньяда, ә соңгы елларда Россиядә дә «Скандинавия йөрүе» белән шөгыльләнүчеләр саны арта бара. Ул һәркем өчен кулай һәм аңа физик әзерлек кирәкми. Өлкәннәр өчен спортның бу төре аеруча әһәмиятле: авырлык кими, ягъни калория яна;...

Әби һәм бабайлар сафка басып, кулларына таяклар алдылар, инструктаж тыңлаганнан соң мәктәп күле тирәли атлый башладылар.
Дөньяда, ә соңгы елларда Россиядә дә «Скандинавия йөрүе» белән шөгыльләнүчеләр саны арта бара. Ул һәркем өчен кулай һәм аңа физик әзерлек кирәкми. Өлкәннәр өчен спортның бу төре аеруча әһәмиятле: авырлык кими, ягъни калория яна; тәндәге мускуллар активлаша, йөрәк-кан тамырлары системасы эше яхшыра, кан басымы нормальләшә.
Ял итүчеләр арасында инсульт кичергән, аяк-куллары сынучылар да бар. Йөреп кайтканнан соң нәтиҗәләр үз-үзен аклый: өлкәннәрнең күзләре очкынланып, битләре алсулана, хәрәкәт итү җиңеләя. Ә иң мөһиме - тормыш тонусы арта һәм кәеф күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев