Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Йөрәк кайгырту таләп итә

29 сентябрь – Бөтендөнья йөрәк көне. Бу сәламәтлек саклау өлкәсендәге глобаль кампания, максаты – халыкка йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм аларның килеп чыгу сәбәпләре турында мәгълүмат бирү.

Без дә читтә калмаска, йөрәгебезне һәм сәламәтлегебезне ничек сакларга кирәге хакында сөйләргә булдык.

Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең участок терапевты Нәҗмиев Рифат Фәрит улы бәлане булдырмый калу турында сөйләде.

– Йөрәк-кан тамырлары авырулары – кан әйләнеше системасы авыруларының гомуми атамасы, алар арасында инсульт, йөрәк, артерия һәм кан тамырлары авырулары бар, - диде Рифат Фәрит улы. – Авыру барлыкка килүнең сәбәпләре югары кан басымы, канда холестеринның югары булуы, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен санга сукмау булырга мөмкин.

Кызганыч, еш кына кешеләр, авыру билгеләренә игътибар итмичә, табибка соң мөрәҗәгать итәләр. Шул ук вакытта Россиядә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны күрсәткече дөньяда иң югарылардан санала, ә куркыныч янау зонасында 50 яшькә кадәрге кешеләр дә еш очрый.

Рифат Нәҗмиев билгеләп үткәнчә, еш кына урта һәм пенсиягә кадәрге яшьтәге ир-атлар йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан кинәт үлә.

Аларның күбесе табибларга мөрәҗәгать итмәгән, сәламәтлекләреннән зарланмаган, авыру билгеләренә игътибар итмәгән була – нәтиҗәдә кинәт йөрәк өянәге яки инсульт кичерә. «Күпчелек очракта кан тамырлары һәм йөрәк авыруларының башлангыч чоры асимптоматик, ягъни аерым бер билгеләрсез генә үтә һәм проблема булу турында бары тик тикшеренгәч генә белергә мөмкин. Шуңа күрә табибка даими күренү һәм профилактик чаралар узу бик мөһим. Ел саен ЭКГ үтәргә онытмагыз, кан басымын даими рәвештә үлчәгез, холестерин дәрәҗәсен күзәтегез, вакыт-вакыт УЗИ  узыгыз.

Йөрәк-кан тамырлары проблемаларын ачыклау бик мөһим. Тик аларны булдырмау өчен дәвалау-профилактика чаралары үткәрергә: дөрес тукланырга, актив яшәү рәвеше алып барырга, тәмәкедән һәм алкогольдән баш тартырга, табиб кушуы буенча дару препаратлары кабул итәргә кирәк.

– Сәламәтлектәге проблемаларны иртә ачыклауга диспансерлаштыру ярдәм итә, - дип искәртте Рифат Нәҗмиев. – Мин барлык Кама Тамагы халкыннан бу процедураны үтүләрен һәм сәламәтлекләренә игътибарлы булуларын үтенәм!».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев