Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Елмаюыгыз матур булсын!

Үз гомерендә теш табибына ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Ашау-эчү, йокыдан калдырган бу авыру хакында дошманыңа да күрсәтмәсен, диләр. Шулай ук бар батырлыгыңны җыеп, курку хисләрен җиңеп теш табибына бару күпләр өчен зур шәхси проблема булып тора. 9 февраль көнне әлеге һөнәр ияләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә....

Үз гомерендә теш табибына ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Ашау-эчү, йокыдан калдырган бу авыру хакында дошманыңа да күрсәтмәсен, диләр. Шулай ук бар батырлыгыңны җыеп, курку хисләрен җиңеп теш табибына бару күпләр өчен зур шәхси проблема булып тора.

9 февраль көнне әлеге һөнәр ияләре үзләренең бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу уңайдан без район сырхауханәсенең стоматолог-терапевты дистә елдан артык бу хезмәттә шактый тәҗрибә туплаган, пациентларның яраткан, хөрмәт иткән табибы Илһам Гыймадиев белән очрашып сөйләштек.
Бүген ЦРБда тешләрне дәвалау, алу һәм куюда 9 медицина белгече эшли. "Тешләрне дәвалау һәм алуда көнгә 25 кеше кабул итәбез,- ди Илһам Исмәгыйль улы. - Безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында төрле яшьтәге кешеләр бар. Шулай да иң күбесе- урта яшьтәгеләр. Балалар арасында теш авыруларының артуы да борчу тудыра. Моңа ата-аналарның бала сәламәтлегенә тиешле игътибар бирмәве, тешләрне тәрбияләмәү, профилактик чаралар күрмәү, тиешле агитация үткәрмәү сәбәп булып тора. Бу авыруның дистәгә якын төре бар.
Тешләребезнең төп дошманы-кариес, теш дәвалаганда нигездә нәкъ менә шуның белән көрәшергә туры килә. Бу вакытта кариес белән зарарланган урын эшкәртелә, аннан кырып алына, пломба яхшырак ябышсын өчен теш протрава белән эшкәртелә, теш пульпасын саклап калу өчен прокладка салына, яки кариес тирән булганда кальций гидроокисле махсус дәвалау прокладкасы куела. Бу исә тешләрне өстәмә сакларга ярдәм итә.
Әгәр табибка пульпит белән килгәнсез икән (ул вакытта теш нервасы ялкынсына) тешне дәвалаганда нерв җепселләре алына һәм теш каналына тирән пломба салына.
Периодонтит вакытында да тешне дәвалау шул ук схема буенча диярлек, алдан каналны медикаментлар белән эшкәртеп алып барыла. Бу очракта теш яны тукымасы ялкынсына һәм ашаганда көчле авырту барлыкка килә. Дәвалау ике этапта алып барыла-иң элек ялкынсынган пульпалы канал дәвалана, икенче тапкыр килгәндә пломба салына.
Заманча стоматологиядә, барлык манипуляцияләр кебек үк, тешләрне дәвалаганда авыртуны баса торган нәтиҗәле препаратлар кулланыла. Аларны билгеле бер ноктага кадау тулы бер нервны «өшетә», бу исә берничә тешнең яки бары тик бер тешнең авыртуын баса.
Матур, таза тешләр- кешенең матурлыгын, елмаюын бәяләүче дә булып тора. Шулай ук аларны вакытында дәваламау организмда башка авырулар китереп чыгару мөмкинлеге булуын да хәтердән чыгармыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев