Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Электрон регистратура: кабул итүгә алдан язылу

Кама Тамагы үзәк дәваханәсендә "Электрон төрдә табиб кабул итүенә язылу" сервисы узган елның декабрь аеннан эшли башлады. Һәркайсыбыз табибка керү өчен чиратта утырырга яратмый. Шуңа күрә хәзер "тере" чиратларны электронга алыштыралар. Безнең районда белгечләргә "Табиб кабул итүенә язылу" электрон хезмәте буенча интернет аша язылырга мөмкин, ул вакытта кабул итүгә билгеләнгән...

Кама Тамагы үзәк дәваханәсендә "Электрон төрдә табиб кабул итүенә язылу" сервисы узган елның декабрь аеннан эшли башлады.

Һәркайсыбыз табибка керү өчен чиратта утырырга яратмый. Шуңа күрә хәзер "тере" чиратларны электронга алыштыралар. Безнең районда белгечләргә "Табиб кабул итүенә язылу" электрон хезмәте буенча интернет аша язылырга мөмкин, ул вакытта кабул итүгә билгеләнгән вакытка кына барасың. Хезмәтләрнең яңа сервисы кертелгәннән соң авыруларга табибка керүе, ә табиблар өчен эшләр җиңеләйдеме дигән сорау белән үзәк дәваханә баш табибы Ильяс Миңневәлиевка мөрәҗәгать иттек.

- Авырулар мәҗбүри медицина иминләве полисы буенча беркетелгән медицина оешмасына түләүсез медицина ярдәме алу өчен мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Тикшерү һәм дәвалану узган авыруларны теркәү һәм исәпкә алу теләсә-кайсы медицина учреждениесе эшчәнлегенең бер өлеше, шул исәптән безнең учреждениенең дә. Электрон чират терминалы - дәүләт хезмәтләре инфоматы ярдәмендә безнең белгечләргә үз эшләрен планлаштыру һәм чиратны җайга салу эшен җиңеләйтте.

- Электрон регистратура ни өчен кирәк?

- Беренче чиратта поликлиника ре-гистратурасы эшен җайга салу өчен. Регистратурага чират кимеде, ә табиблар кабинетына бар әле. Әмма электрон регистратура безгә авыруларны исәпкә алу мөмкинлеге, кирәк булганда язылу вакытын үзгәртүне, расписаниедә ялга яки больничныйга киткән табиб графигын оператив алуны мөмкинлек бирә. Электрон медицина картасы - һәр табиб өчен уңайлы һәм нәтиҗәле корал, ул авыруның мәгълүматларын опе-ратив карарга, дәвалау билгеләргә мөмкинлек бирә.

- Табибка алдан язылуны рәсмиләштерү өчен авыруларга нәрсә белергә кирәк?

- Электрон чират терминалында алдан язылу өчен мәҗбүри медицина иминләве полисы номеры һәм үз фамилияңне тутырырга кирәк. Әгәр мәгълүматларны тутыру вакытында медицина полисы номеры мәгълүматлар базасы номеры белән туры килмәсә (яңа полис алганда шулай була), авыру интернет буенча табибка языла алмый. Бу очракта поликлиника регистратурасына яки 29нчы кабинетка мөрәҗәгать итеп, яңа мәҗбүри медицина иминләве полисы турындагы мәгълүматны электрон картага кертәләр. Әгәр авыруның кичектергесез дәлилләре бар икән, аңа поликлиника регистратурасына мө-рәҗәгать итәргә кирәк. Ниндидер сәбәпләр белән авыру билгеләнгән сәгатькә табибка килә алмаса, аңа табибка язылу вакытын алдырырга кирәк. Бу очракта башка авырулар өчен буш вакыт барлыкка килә.

- Интернеттан файдалана алучылар өчен сайтта язылу иң уңайлы ысул. Әмма авырулар арасында өлкән яшьтәгеләр күп булганлыктан, аларның барысы да мәгълүмат тех-нологияләреннән куллана алмый. Бу проблеманы ничек хәл итәргә?

- Башта терминал янында безнең хезмәткәр басып торды һәм ул авыруларга ярдәм итте. Хәзерге вакытта күп кеше бу процедураны мөстәкыйль башкара. Әмма нинди дә булса аңлашылмаучанлык килеп чыкканда ярдәм сорап регистратурага мөрәҗәгать итәргә мөмкин. - Мәгълүматыгыз өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев