Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Донор көне битараф булмаганнарны җыйды

Кама Тамагы район хастаханәсендә Донор көне үтте.

Каматамагылылар иртәдән үк чиратка тезелде, иртәнге сигезгә исемлектә 40 ка якын фамилия бар иде инде.

Бу көнне районда яшәүчеләр, үз каннарының кемнеңдер гомерен саклап кала алуын аңлап, кан тапшырырга килде.

Аларның күбесе кан бирергә елына ике тапкыр килә, кайберләре инде донацияләр исәбен дә белми.

Беренче тапкыр килүчеләр дә бар иде.

Мәсәлән, «Салават күпере» балалар бакчасы тәрбиячесе Оксана Киселева бу көнне беренче тапкыр донор булды. Хезмәттәшләре даими рәвештә кан тапшыра, һәм Оксана Петровна да аларга кушылырга булган. «Бераз дулкынландыргыч, ләкин безнең бөтен коллективыбыз диярлек кан бирүдә катнаша, барысы да моны күтәренке кәеф белән башкара, аннары үзләрен яхшы хис итәләр, бу юлы мин дә батырчылык иттем», - ди ул. Аның хезмәттәше Любовь Закирова икенче тапкыр кан тапшыра, ул моның донор өчен дә файдалы булуын билгеләп үтә: «Узган ел беренче тапкыр үзәк район хастаханәсенә донор көненә килдем, кан тапшырганнан соң үземне әйбәт хис иттем, бүген янә гражданлык бурычымны үтәргә – канга мохтаҗ булганнарга ярдәм итәргә килдем».

Гүзәлия Галиева да ел саен бу көнне кан тапшырырга тырыша, аның исәбендә барлыгы 5 донация булган, ул шулай ук моның кешенең үзенә һәм җәмгыятькә файдалы дип саный.
Зилә Айсина – Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе хезмәткәре, хирургия бүлегендә күптән түгел генә эшли башлаган һәм, пациентларны коткарып калу өчен кан кирәк булуын үз күзләре белән күреп, әлеге игелекле эшкә үз өлешен кертергә булган: «Мин 29 ел фермада эшләдем, үзәк район хастаханәсендә бер ел эшлим,  кан тапшыруның никадәр әһәмиятле булуын аңладым. Канга мохтаҗ авыруларга булышырга телим. Бу мөһим!» Сүз уңаеннан, аның ире Илшат Айсин – даими рәвештә кан тапшыручы зур стажлы донор.

Алмаз Галиев Тенеш руднигында эшли, өченче тапкыр кан тапшыра һәм шулай ук донор канына мохтаҗ булганнарга ярдәм итүне үзенең бурычы дип саный.

МЧС хезмәткәрләре Фаил Низамов һәм Марат Әхмәтҗанов һәр тапкыр диярлек беренчеләрдән булып кан тапшыралар, аларның һөнәри эшчәнлеге дә кешеләрне коткару белән бәйле, шул ук вакытта алар шул рәвешле дә гомуми эшкә үз өлешләрен кертергә тырышалар.

Үзәкләштерелгән бухгалтерия, китапханә, район мәдәният йорты, газ участогы вәкилләре, педагоглар, РЭС, авыл җирлекләре башлыклары бу көнне кан бирмичә калмый.
Донор көне күп кенә төрле һөнәр ияләрен, төрле яшьтәге кешеләрне берләштерә, аның максаты – кеше гомерен саклап калу!

Республика кан тапшыру үзәге барлык донорларыбызга һәм аларның һәрберсенә аезур рәхмәт белдерә! Без барлык донорларга нык сәламәтлек, эшләрендә, укуларында уңышлар, иминлек һәм тынычлык телибез, барысы да яхшы булсын! Кан тапшыру үзәге хезмәткәрләре исеменнән, Сезнең каныгыз ярдәмендә терелү, кайберәүләре яшәү мөмкинлегенә ия булган барлык пациентлар исеменнән ярдәмегез, аңлавыгыз һәм кешелеклелегез өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев