Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Диспансерлаштыру турында

Әгәр сезгә агымдагы елда 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69,72,75,78, 81, 84,87, 90, 93, 96, 99 яшь тулган икән, сез поликлиникада түләүсез диспасерлаштыру уза һәм, кирәк булса, РКБ белгечләрендә тикшерелә һәм дәвалана аласыз. Агымдагы елда план буенча Кама Тамагы...

Әгәр сезгә агымдагы елда 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69,72,75,78, 81, 84,87, 90, 93, 96, 99 яшь тулган икән, сез поликлиникада түләүсез диспасерлаштыру уза һәм, кирәк булса, РКБ белгечләрендә тикшерелә һәм дәвалана аласыз.

Агымдагы елда план буенча Кама Тамагы үзәк дәваханәсендә районда яшәүче 2800 кеше диспансерлаштыру узарга тиеш. Беренче ярты еллыкта 1436 кеше тикшерелгән. -Беренче ярты еллыкта тикшерү барышында 8 кешедә иртә стадиядә онкология авыруы ачыкланды,- ди үзәк дәваханә баш табибы урынбасары Светлана Суворова. - Аларның барысы да хезмәткә сәләтле пациентлар, тикшерү һәм дәвалану узды. Онкология авыруларыннан тыш, башка төр авырулар да ачыклана. 56 кешедә беренче тапкыр башлангыч стадиядә төрле авырулар ачыкланган. Табиблар коррекцияле дәвалау үткәрде. 64 кеше өстәмә тикшерү узды, алар өчен тар белгечләр консультациясе оештырылды. Медикларны районда яшәүчеләр арасында гипертония белән авыручыларның артуы борчый. Аны инсульт һәм инфактларны кисәтү өчен иртә стадиядә ачыклау әһәмиятле. Фармацевтлар дәвалау өчен киң спектрда препаратлар тәкъдим итә, аны һәр авыруга аерым билгеләргә кирәк. Диспансерлаштыру барышында пациентларны офтальмолог та тикшерә. Бу исә глаукома кебек куркыныч авыруны иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә. Әгәр катаракта вакытында кешенең күз күреме начарланып, ул үзе табибка килмәсә, глаукома сиздермичә үсеш ала. Авыру озак вакыт аны сизмәскә дә мөмкин, хаста шул вакытта кискенләшә. Шуңа күрә аны иртә стадиядә ачыклау мөмкин. Мәҗбүри диспансерлаштыру вакытында авыру 12 кешедә ачыкланган, алар барысы да кабат тикшерү узган. 40тан узган ирләр өчен канны онкомаркерга тикшерү мәҗбүри пунктларның берсе. Бу анализ иртә стадиядә мәни бизендә онкология авыруын ачыкларга ярдәм итә. Ярты ел эчендә 492 ир-ат тикшерелгән, аларда төрле характердагы 12 патология ачыкланган. Алар барысы да өстәмә тикшерү узу өчен республика онкология диспансерына җибәрелгән һәм диспансер исәбенә куелган. Хатын-кызлар консультациясендә тикшерү вакытында 64 хатын-кызда иртә стадиядә төрле характердагы гинекология авырулары ачыкланган. Бу көннәрдә теләге булучылар маммография тикшерүе уза ала. Диспансеризация узучылар аны түләүсез, калганнар түләүле уза. Тагын бер кат районда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәсе килә - диспансерлаштыруга ваемсыз карамагыз. Дәүләт сезгә өч елга бер тапкыр түлшүсез медицина тикшерүе узу мөмкинлеге бирә. Форсаттан файдаланып калыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев