Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Шәфкать туташлары

Районыбызда сәламәтлек саклау системасында 79 шәфкать туташы эшли.

12 майда алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шәфкать туташлары практика Альма Матер стеналарында кайбер табиблардан күбрәк белгән кешеләрнең аерым категориясе. Тәүлегенә 24 сәгать авыру янында кем тора, барлык билгеләнгән дәвалауны кем башкара, барысын да күрә һәм табибка җиткерә - шәфкать туташы. Шуңа да шәфкать туташы, чөнки якыныңнан да якын кеше.

Эльза Сиразова ЦРБның терапия бүлегендә егерме ике ел эшли. Казан медицина училищесын тәмамлаганнан соң Казан сырхауханәләренең берсенә юллама ала, әмма иптәш кызы киңәше буенча районга кайта. Аны терапия бүлегенә палата шәфкать туташы итеп эшкә алалар. Терапевт Зөләйха Гыйззәтова, аннары Радик Нәҗметдинов белән эшли. Бу еллар эчендә терапия бүлеге мөдирләре берничә тапкыр алышына. Беренче дежурын ул шәфкать туташы Валя Каршаева белән үткәрә. Ул үзенә тиешле өч елын эшләп, постын Эльзага ике дистә елга тапшыра. Эльза Сиразова турында иптәшләре яхшы фикердә. Аралашучан, тыныч, әмма иң мөһиме үз эшенең чын остасы. Кайвакыт минутларда исәпләнгән эшендә авыр хәлдә калдырмас, табиб аңа таянырга, ә авыру ышанырга мөмкин.

Рузилә Хәмидуллина мәктәпне медаль белән тәмамлый. Гаиләдә дүрт баланың төпчеге була. Абыйлары эшли, апасы ВУЗны тәмамлый. Еш кына авырып торган әнисе турында кайгырту рузилә иңнәренә төшә. Шуңа күрә медик һөнәрен белеп сайлаган. Түбән Кама медучилищесын тәмамлаганнан соң районга кайта. Аны хирургия бүлегенә яраларны бәйләү сестрасы итеп алалар. Аннары бер ел операция сестрасы булып эшли, менә җиде ел инде шул ук бүлектә палата шәфкать туташы булып эшли. Хирург Николай Мосеев белән эшли башлый, Рузиләдән соң бер ел үткәч бүлеккә яшь хирург Садыйк Ибраһимов килә.

-Безнең эштә һәркөнне экстрималь хәлгә әзер булырга кирәк,- ди Рузилә. -Травмалар, аварияләр, кискен өянәкләр. Һәр авыруга вакытында ярдәм күрсәтергә кирәк. Безнең бүлек моңа һәрвакыт әзер. Мин Нәсимә Кәримова белән эшли башладым аны чын мәгънәсендә чын остазым дип атый алам. Соңрак эшемдә Әлфия Миңнеҗанова, Лена Агафонова булышты. Гомумән алганда, чын оста Садыйк Гыймран улы Ибраһимов җитәкләгән коллективыбыз бик тату.

-Аларның һәрберсе грамоталы, тәҗрибәле белгеч,-ди ЦРБ баш табибы Ильяс Миңневәлиев. - Эшкә намуслы, җаваплы карый. Тәҗрибәле шәфкать туташы табибның төп ярдәмчесе, күп нәрсә аңа бәйле. Табиб карар итә, ә шәфкать туташы аны гамәлгә ашыра. Барлык шәфкать туташларына эшләрендә уңыш, иминлек телим. Осталыклары, белемнәре, тәҗрибәләре эшләрендә аерылгысыз сыйфат булсын.

Рәсемдә: Эльза Сиразова (сулда) һәм Рузилә Хәмидуллина (аста).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев