Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Шәфкать туташлары

12 майда бөтен дөньядагы шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Үзәк дәваханәнең терапия бүлеге шәфкать туташлары арасында, авырулар фикеренә караганда, иң "йомшак" куллар Алсу Гайнетдиновада. Ул кая да булса китә калса бик авырга туры килә, ди хезмәттәшләре. Агымдагы елда Алсу үз юбилеен билгеләп үтә- аның эшли башлаганына 30 ел...

12 майда бөтен дөньядагы шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Үзәк дәваханәнең терапия бүлеге шәфкать туташлары арасында, авырулар фикеренә караганда, иң "йомшак" куллар Алсу Гайнетдиновада. Ул кая да булса китә калса бик авырга туры килә, ди хезмәттәшләре. Агымдагы елда Алсу үз юбилеен билгеләп үтә- аның эшли башлаганына 30 ел тула. 1983 елда медицина училищесын тәмамлаганнан соң яшь кыз үзәк дәваханәгә эшкә килә. Хирургия бүлегендә палата шәфкать туташы булып эшли башлый, 1991 елда терапия бүлегенә күчә һәм шул көннән башлап табиблар билгеләгән барлык процедураларны башкара.
Агымдагы елда терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Дамирә Рыжовага шәфкать туташларының республика конкурсында район данын якларга туры киләчәк. Ул хезмәттәшләре арасында да, авырулар арасында да зур хөрмәт казанган. Дамирә дә агымдагы елда хезмәт эшчәнлегенең 30 еллыгын билгели.
Тыныч, тыйнак, тәҗрибәле, үз эшен намус белән башкаручы- физиотерапия кабинеты шәфкать туташы Валентина Павлованы хезмәттәшләре әнә шулай бәяләде. Дәваханәдә дәвалаучы медицина җиһазлары белән аның кебек берәү дә идарә итә белмидер, мөгаен. 29 ел эшләү дәверендә 26 ел ул шушы кабинетта хезмәт куя. Авырулар аңа дәвалаучы табибка ышанган кебек ышана, чөнки ул үз эшенең барлык нечкәлекләрен дә яхшы белә.
Тәҗрибәле шәфкать туташлары белән дәваханәдә яшьләр дә хезмәт итә. 15 ел элек коллективка Наталья Россиева ашыгыч ярдәм фельдшеры булып килә. Аны шунда ук хирургия бүлегенә анестезиолог итеп күчерәләр. Тәҗрибәле хезмәттәше Әлфия Миңнеҗанова аңа ярдәмгә килә.
Бүгенге көндә стационар бүлекләрендә, поликлиникада, амбулаторияләрдә 86 шәфкать туташы эшли. Аларның берсе дә бу һөнәрне очраклы гына сайламаган, чөнки аны йөрәк кушуы буенча сайлыйлар. Чөнки алар барысы да шәфкать туташлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X