Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Биш игезәк кыз бала тапкан [+фото]

Дөньяда 5 игезәк кыз баланың 1969 елдан бирле туганы булмаган. Американың Хьюстон шәһәрендә яшәүче Даниэль Басби шушы көннәрдә генә 5 игезәк кыз алып кайтып, ире Адамга зур бүләк ясаган. Америка тарихында мондый хәл моңа кадәр күзәтелмәгән. Әни кеше бала табар алдыннан ире белән Балаларның барысына да ике сүзле исем кушылган:...

Дөньяда 5 игезәк кыз баланың 1969 елдан бирле туганы булмаган. Американың Хьюстон шәһәрендә яшәүче Даниэль Басби шушы көннәрдә генә 5 игезәк кыз алып кайтып, ире Адамга зур бүләк ясаган. Америка тарихында мондый хәл моңа кадәр күзәтелмәгән.

Әни кеше бала табар алдыннан ире белән

Балаларның барысына да ике сүзле исем кушылган: Оливия Мэри, Ава Лэйн, Хэйзел Грэйс, Паркер Кейт һәм Райли Пейдж. Әлеге гаиләнең 4 яшьлек Блейк исемле кызлары булган инде.

Балалар йөклелекнең 28 нче атнасында дөньяга килгән. Алар планлы кесарев кисеме ярдәме белән тудырылган - якты дөньяга 4 минут эчендә аваз салганнар.

Кызларнык икесе бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган, ди. Калганнарының тышкы кыяфәтләре генә түгел, үз-үзләрен тотышы да аерыла икән.

Сүз уңаеннан, илдә ел саен 150ләп 5 игезәк бала туа. Бу - ЭКО ярдәмендә балага узу нәтиҗәсе. Төрле җенестән булган балалар, гадәттә, бер-берсенә охшамаган була икән. Ә менә табигый ысул белән балага узу нәтиҗәсендә 5 игезәк бала яралу 48 млн. очракка 1әү генә туры килә икән.

http://Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев