Базилик чәе баш авыртуны баса...
Бу хуш исле тәмләткечне җәй буе файдалынып калыгыз. Базилик — җылы ярата торган үсемлек. Ул салкынга чыдам түгел, орлыклары 15 градуста гына шытып чыга.
Шуңа да безнең якта аның үсентеләрен үстереп, кыраулар узгач кына түтәлгә чыгару яхшырак. Аның хуш исле яфраклары итле, баклажанлы һәм помидорлы ашамлыкларга бик килешә. Базиликны эремчеккә, омлетка, майга, пиццага кушалар, яшелчә тозлаганда, банкага салатлар япканда кулланалар.
Бу файдалы үсемлекнең нинди генә төрләре юк: лимон, лайм, мята, гвоздика, лавр, хуш исле борыч тәме килеп торганнары бакчачылар арасында аеруча популяр. Аның чәй өчен булган төреннән хуш исле лимон тәме килә.
Базилик кушылган ризык кәефне күтәрә, аппетитны ача, организмнан шлакларны чыгара. Базилик чәе баш авыртуны баса, ютәлне дәвалый. Мунчада кайнар суга салсаң, хуш исе тарала, шул суда юынсаң, тынычландыра, көч кертә һәм яшәртеп тә җибәрә!
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев