Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Балалар турында кайгыртып

"Өмет яры" социаль приютында балигъ булмаганнар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау план нигезендә алып барыла. Агымдагы ел башыннан биредә түбәндәге чаралар үткәрелгән: балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм, балалар сабантуе, "Дару үләннәре" танып-белү викторинасы, " Алкогольгә - юк!", балалар хокуклары турында «Балачак болыны»; патриотик тәрбия буенча: «Россия һәм дөнья» дип исемләнгән...

"Өмет яры" социаль приютында балигъ булмаганнар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау план нигезендә алып барыла.
Агымдагы ел башыннан биредә түбәндәге чаралар үткәрелгән: балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм, балалар сабантуе, "Дару үләннәре" танып-белү викторинасы, " Алкогольгә - юк!", балалар хокуклары турында «Балачак болыны»; патриотик тәрбия буенча: «Россия һәм дөнья» дип исемләнгән әңгәмәләр, «Күңелле стартлар», "Саф һавада сәламәтлек дәресе", "Нептун" көне, рәсем конкурсы һәм башка төрле чаралар үткәрелгән.
Приютта тәрбияләнүчеләр бакчада эшли, приют территориясен төзекләндерүдә, тимурчылык эшендә катнаша. Балалар сәламәтләндерү учреждениеләренә җибәрелә. 2011 елда алар барысы да "Свияга" санаториясендә сәламәтлекләрен ныгытканнар иде, агымдагы елда июль аенда ял итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев