Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Бәйрәмгә бүләк – яңа ФАП

1 октябрьдә районда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Авыл җирендә фельдшер нигездә өлкән яшьтәге кешеләргә хезмәт күрсәтә, һәм Олы Яңасала авылында яңа медпункт ачылу җирле халык өчен чын бүләк булды.
Тантаналы ачылышта ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Николай Суржко, район башлыгы Наил Вазыйхов, үзәк район хастаханәсе баш табибы Ильяс Минвәлиев, Яңа Сала авыл җирлеге башлыгы Исфан Шиһабиев һәм башка рәсми затлар катнашты. 
Чарага кеше күп килде, авыл өчен бу бик әһәмиятле вакыйга, чөнки ФАП элеккеге мәктәп бинасында булган, анда бернинди дә уңайлыклар булмаган. Ә бу көннән башлап авыл халкын барлык норматив таләпләргә җавап бирә торган җылы, якты һәм заманча бинада кабул итәчәкләр.
Наил Вазыйхов авыл халкын игелек һәм хөрмәт көне һәм заманча яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу белән котлады. Исфан Шиһабиев үтенечкә каршы килмәгән һәм территорияне төзелеш мәйданчыгы буларак әзерләгән җирле халыкка рәхмәт белдерде. Ильяс Минвәлиев авыл халкына ярдәм иткәннәре өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтен әйтте. Бу ФАП районда уналтынчысы булды, ә киләсе елда тагын ике ФАП төзү планлаштырыла. Ильяс Илдус улы Россия Федерациясенең «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән әлеге объектларның мөһимлеген билгеләп үтте.
Биредә фельдшер булып Розалия Димиева эшли. Ул 150 дән артык кешегә медицина хезмәте күрсәтә. Розалия Ринат кызы – зур стажга ия медицина хезмәткәре, хезмәт юлын 1986 елда Олы Кариле участок хастаханәсендә башлаган, аннары 10 ел Кече Кариле ФАПында эшләгән һәм менә инде җиде ел Яңа Салада эшли. Уңайлы шартлар булдырылган яңа медпункт ачылуга ул бик шат.
Бирегә җыелган кешеләр Розалия Димиеваның грамоталы һәм җаваплы белгеч, игътибарлы, сизгер һәм ярдәмчел кеше булуы турында әйттеләр, аңа карата җылы, ихтирамлы мөнәсәбәтләрен белдерделәр.
Чара уңаеннан музыкаль программа әзерләгән мәдәният йорты мөдире Ләлә Мотыйгуллина: «Розалия Ринат кызы бик белемле һәм мәрхәмәтле, без аны хөрмәт итәбез, аңа нык сәламәтлек һәм тагын күп еллар эшләвен телибез!»- дип билгеләп үтте.
Ваһап Шәйхетдинов, пенсионер: «ФАПка даими киләм, яшь арткан саен сәламәтлек проблемалар барлыкка килә, шуңа күрә мөрәҗәгать итәргә туры килә, фельдшер һәрвакыт җылы каршы ала, бик ягымлы һәм ярдәмчел. Ә яңа бинада хәзер бик уңайлы һәм якты, керергә күңелле!».
Апалы-сеңелле Римма Хафизова һәм Нурия Сероглазова тантанага беренчеләрдән булып килделәр һәм үз фикерләре белән уртаклаштылар: «Авылга мондый ФАП бик кирәк иде, шундый мөһим объект төзелешенә катнашы булганнарның барысына да рәхмәт. Биредә нигездә олы яшьтәге кешеләр яши, алар игътибар һәм кайгыртуга мохтаҗ. Монда фельдшерга нәтиҗәле эшләү өчен барлык шартлар да булдырылган».
Хәлим Хөснетдинов: «Хәзер бик әйбәт, иске бинада шартлар булмады, күптән яңасын төзергә кирәк иде».
Пенсиягә чыкканчы, почта бүлекчәсе мөдире булган Флюра Заһирова: «Яңа ФАП барлыкка килүгә без бик шат. Форсаттан файдаланып, барыбызны да саклаучы, сәламәтлегебезне кайгыртучы фельдшерыбыз Розалиягә зур рәхмәт әйтәсем килә, чөнки авылда нигездә өлкән яшьтәге кешеләр яши. Операциядән соң ул шунда ук яныма ярдәм итәргә килде. Мин аңа карата иң изге теләктә, яңа яхшы шартларда эшләвен дәвам итсен! Һәр эшендә уңышлар телим!»
Авыл халкы Розалия Димиеваны котларга һәм аңа хезмәте өчен рәхмәт белдерергә дип чарага бүләкләр һәм чәчәкләр белән килгән иде.
Чара азагында фельдшерга яңа объектның символик ачкычын тапшырдылар һәм кызыл тасманы кистеләр, шуннан соң теләгән кеше яңа ФАПны кереп карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев