Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлекне саклау

Авыруларга каршы торабыз

Ноябрь бәйрәмнәреннән соң беренче көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты видеоконференция режимында «Татарстан Республикасында грипп һәм ОРВИ буенча эпидемиологик хәл һәм кисәтү чаралары» темасына видеобрифинг үткәрде. Татарстанда агымдагы елның сентябрь-октябрендә грипп һәм ОРВИ белән авыру эпидемик булмаган дәрәҗәдә иде. ОРВИ белән авыру эпидемик чиктән 44,5 %ка түбән булды. Районда грипп белән...

Ноябрь бәйрәмнәреннән соң беренче көнне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты видеоконференция режимында «Татарстан Республикасында грипп һәм ОРВИ буенча эпидемиологик хәл һәм кисәтү чаралары» темасына видеобрифинг үткәрде.

Татарстанда агымдагы елның сентябрь-октябрендә грипп һәм ОРВИ белән авыру эпидемик булмаган дәрәҗәдә иде. ОРВИ белән авыру эпидемик чиктән 44,5 %ка түбән булды.

Районда грипп белән авыручылар булу-булмавы хакында үзәк район сырхауханәсе табиб-эпидемиологы Рөстәм Сәлимовтан белештек: «безгә үзебездә җитештерелгән «Грипп плюс» гриппка каршы вакцинаның 1000 дозасы кайтартылды. Бүгенге көнгә 800гә якын кешегә прививка ясалды. шул исәптән, өч яшькә кадәрле балалар, авырлы хатыннар һәм медицина хезмәткәрләре һәм хроник авырулар белән авыручылар, шулай ук 60 яшьтән өлкәннәр. Милли календарь кысаларында 3 меңнән артык кешегә прививка ясау күздә тотыла. Без грипп һәм ОРВИны дәвалау һәм кисәтү өчен вируска каршы препаратлар барлыгын даими тикшереп торабыз. Районда вируска каршы дару чараларының кирәкле ассортименты бар, препаратларның өстәмә резервы булдырыла. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: районда ел саен халык гриппка каршы прививканы теләп ясата. Моны безнең күзәтүләр дә раслый. Якындагы вакытта без вакцинаның җитешеп бетмәгән күләмен алачакбыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев