Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлау

Йомгаклар ясалды

Сишәмбе көнне район, учреждение, оешма җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары катнашында киңәйтелгән киңәшмә үткәрелде, анда 13 сентябрьдә узган сайлауларга йомгаклар ясалды. «Бердәм Россия» БСП җирле бүлекчәсе секретаре Павел Лоханов билгеләп үткәнчә, сайлаулар төгәл һәм оешкан төстә узды. Бу көнне сайлау участокларында эшләүчеләргә, шулай ук аларга беркетелгән җитәкчеләргә яхшы эшләре өчен рәхмәт...

Сишәмбе көнне район, учреждение, оешма җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары катнашында киңәйтелгән киңәшмә үткәрелде, анда 13 сентябрьдә узган сайлауларга йомгаклар ясалды.

«Бердәм Россия» БСП җирле бүлекчәсе секретаре Павел Лоханов билгеләп үткәнчә, сайлаулар төгәл һәм оешкан төстә узды. Бу көнне сайлау участокларында эшләүчеләргә, шулай ук аларга беркетелгән җитәкчеләргә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде. Катнашучыларны сайлау йомгаклары белән территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илмир Гыйлметдинов таныштырды. Рушания Бильгильдеева өчен- 85, Рөстәм Миңнеханов өчен- 12761, Хафиз Миргалимов өчен- 163, Руслан Йосыпов өчен- 54 сайлаучы тавыш билгән. Гомумән алганда, район буенча Рөстәм Миңнеханов өчен бирелгән тавышлар проценты республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак. Җирле Советларга 149 депутат сайланды. Өченче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль район Советы утырышы 19 сентябрьгә билгеләнде. Моңа кадәр муниципаль берәмлекләрдә авыл һәм шәһәр җирлекләре Советлары утырышлары үткәреләчәк, анда җирлек башлыклары сайланып, депутатлар Кама Тамагы муниципаль район Советына делегат итеп җибәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев