Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлау

Сайлау хокукы

Татарстанда теләсә кем вакытыннан алда сайлау хокукыннан файдалана ала. 14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга - ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлана. Әлеге сайлауның әһәмиятенә бәя биргесез, асылда ул Татарстанда социаль-икътисади үсеш һәм сәяси тотрыклылыкны саклау буенча Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов курсын яклау буенча гомумхалык референдумы булачак. Әмма республикада яшәүче һәр кеше дә...

Татарстанда теләсә кем вакытыннан алда сайлау хокукыннан файдалана ала. 14 сентябрьдә Татарстанда мөһим вакыйга - ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлана.

Әлеге сайлауның әһәмиятенә бәя биргесез, асылда ул Татарстанда социаль-икътисади үсеш һәм сәяси тотрыклылыкны саклау буенча Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов курсын яклау буенча гомумхалык референдумы булачак. Әмма республикада яшәүче һәр кеше дә бу көнне сайлау участогына килә алмый. Шуңа күрә сайлаучыларга вакытыннан алда сайлау хокукы мөмкинлеге бирелде. Республикада яшәүче һәр кеше 14 сентябрьдә яки иртәрәк сайлап, Конституциядә каралган сайлау хокукыннан куллана ала. Сайлау көнендә үзенең сайлау участогына мөһим сәбәпләр (чираттагы ял, командировка, бакча участогында эшләү, уку, төп эш урыныннан китә алмау, дәүләт һәм иҗтимагый вазыйфалар башкару, сәламәтлеге какшау һәм башкалар) буенча килә алмый икән, вакытыннан алда сайлый ала. Шәһәр чикләреннән китү дә дәлилле сәбәп булып санала. Территория сайлау комиссияләрендә (ТСК) 3-9 сентябрьдә, ә участок сайлау комиссияләрендә (УСК) 10-13 сентябрьдә вакытыннан алда сайлап була. Дүшәмбедән җомгага кадәр 16.00-20.00 сәгатьтә. Шимбә һәм якшәмбе - 8.00-16.00 сәгатьтә. Вакытыннан алда тавыш бирү графигын ТР Үзәк сайлау комиссиясе (ҮСК) раслый, әмма кайбер территорияләр өчен аерым вакыт расланырга мөмкин. Вакытыннан алда тавыш бирүче сайлаучы сайлау комиссиясенәалдан сайлау турында гариза яза һәм паспортын күрсәтә. Вакытыннан алда тавыш бирү сәбәбен сайлаучы бланкта кулдан яза. Адресы теркәү урыны буенча күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев