Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлау

«Сайлау» ДАС: мәгълүматның дөреслеге

Агымдагы елның 14 сентябрендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлыйбыз. Алдагы биш елга Татарстанның киләчәктәге үсеше аның нәтиҗәләренә, ә икътисади һәм социаль-мәдәни тармак үсеше, ниһаять, безнең иминлек аннары кабул ителгән законнарга бәйле булачак. Гамәлдәге законда "Сайлау" дәүләт автоматлаштырылган система (ДАС) чаралары белән мәгълүматларның дөрес эшкәртелүен тәэмин итүче хокукый,...

Агымдагы елның 14 сентябрендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлыйбыз. Алдагы биш елга Татарстанның киләчәктәге үсеше аның нәтиҗәләренә, ә икътисади һәм социаль-мәдәни тармак үсеше, ниһаять, безнең иминлек аннары кабул ителгән законнарга бәйле булачак.

Гамәлдәге законда "Сайлау" дәүләт автоматлаштырылган система (ДАС) чаралары белән мәгълүматларның дөрес эшкәртелүен тәэмин итүче хокукый, оештыру һәм программа-техник чаралар каралган. Безнең районда бу эшне ТР үзәк сайлау комиссия аппаратының "Сайлау" ДАС системасының мәгълүмати тәэмин итү идарәсенең беренче разрядлы белгече, Кама Тамагы районында система администраторы Роман Сергеев шөгыльләнә.

- Роман Николаевич, сайлау алдыннан һәм, гомумән, аннан соң үзегез башкарган эш турында сөйләсәгез иде.

- Сайлау алдыннан миңа бу сорауны бирүегез аңлашыла. Әлеге теманы күтәреп, сезне дә, күп кенә башка сайлаучылар кебек, бүген сайлауларның гаделлеге борчый, кайбер гражданнар тавышның дөрес исәпләнүенә,тавыш бирү беркетмәләрендә аның дөрес яктыртылуына шик белдерә. Сайлау үткәргәндә эшкәртелүче мәгълүмат күләме бик зур. Хәзер сайлау нәтиҗәләре тавыш биргәннән соң санаулы сәгатьләр эчендә билгеле була. "Сайлау" ДАСны беренче кулланганда ук кәгазь чуалчыклыгы проблемасы хәл ителде. Закон таләпләренә җавап бирмәүче беркетмәләрне система кабул итми. Сайлауга йомгак ясаганда система авыр хезмәтне, миллионнарча саннарны кушкан меңнәрчә калькуляторны, участок сайлау комиссияләре беркетмәләрен бетерде. "Сайлау" ДАС - мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм системаның ышанычлы эшләве. Мәгълүмати куркынычсызлык системасының очраклы яки әлеге мәгълүматка һәм "Сайлау" ДАС программа мохитенә алдан уйлап тәэсир итүдән, шулай ук система чараларына санкцияләнмәгән керүдән саклауны күздә тота. Киң җәмәгатьчелекне аның белән тизрәк таныштыру ачык мәгълүматны хаталардан саклауның иң нәтиҗәле алымнарының берсе булып тора. Моның өчен "Сайлау" ДАСта мәгълүматны тасвирлау чаралары кулланыла, шулай ук интернетта сайлау турында мәгълүматларны урнаштыру челтәре бар. Сайлау барышының ахыргы этабы - тавышларны исәпләү. "Сайлау" ДАС пионер эшләнәмәсе булып тора, чөнки ул барлык этапларда сайлау барышын оештыру бурычын хәл итәргә ярдәм итә. Безнең районда дүрт участокта гына электрон документ әйләнешен куллану өчен "Сайлау" ДАС системасының электрон тавыш бирү алымы кертеләчәк. Болар - Олы Бортас, Иске Казиле, Атабай һәм Иске Барышта.

- Сайлаучылар турындагы мәгълүмат ничек тутырыла?

- Территория комиссияләре кирәкле мәгълүматларны миграция хезмәтеннән, ЗАГС бүлекләреннән, хәрби комиссариатлардан, суд органнарыннан ала. Сайлау көнендә иң мөһиме - йомгаклардыр, мөгаен. Тавыш бирү турында участок сайлау комиссияләре мәгълүматлары, сайлау нәтиҗәләре турындагы мәгълүматлар кызыксыну уята. Сайлау нәтиҗәләре турындагы йомгаклау мәгълүматлары кертелү белән без "Сайлау" ДАСта сайлау кампаниясе буенча эшне төгәллибез. Әлеге форманы тутырганнан соң мәгълүматлар базасына сайлау буенча бернинди дә төзәтмә кертеп булмый - кампания ябык дип санала. Мәгълүматларны карарга һәм отчетлар формалаштырырга мөмкин, әмма нинди дә булса мәгълүматны үзгәртеп булмый.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, сайлауны уңышлы үткәреп чыгыгыз һәм һөнәри бәйрәм - Программистлар көне белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев