Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлау

Сайлау хокукын ничек гамәлгә ашырырга?

15-17 мартта россиялеләр ил Президентын сайлауда катнашачак.

Без район территориаль-сайлау комиссиясе рәисе Илмир Гыйльметдинов белән очраштык.

– Редакциягә бу сайлауларда дәүләт хезмәтләре аша тавыш биреп буламы дигән сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.

Интернет түбәндәге мәгълүматны бирде: «2024 елгы сайлауларда дистанцион электрон тавыш бирүдә катнашу өчен дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза тапшырырга кирәк. Моның өчен расланган исәп язмасы булу шарт. Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетына гаризаны карау нәтиҗәсе турында белдерү киләчәк. “Исәпкә алынды” дигән нәтиҗә килсә, катнашучының статусы расланган була. Дәүләт хезмәтләре порталының исәп язмасы ярдәмендә дистанцион электрон тавыш бирү порталында авторизация үтәргә,  шәхесеңне расларга һәм электрон бюллетень алырга кирәк».

– Татарстанда дистанцион электрон тавыш бирү форматында сынау сайлаулары узды. Система үзен бик яхшы күрсәтте, тик әлегә безнең район сайлаучылары аннан файдалана алмый, - диде Илмир Илдус улы. - РФның 28 субъектында дистанцион электрон формада да тавыш бирергә мөмкин, Татарстан алар исәбенә кертелмәгән.

– Димәк, традицион ысул белән генә тавыш бирергә була?

– Әйе. Тавыш бирү өчен теркәлү буенча түгел, ә урнашу урыны буенча тавыш биргәндә, территориаль сайлау комиссиясенә яки КФҮгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. 6 марттан андый гаризаларны участок сайлау комиссияләре дә кабул итә. Гаризада урнашу урынының төгәл адресын күрсәткәч, программа якындагы тавыш биү пункты адресын чыгара. 

– 17 февральдән сайлау участогы әгъзалары йортларга йөри башлаячак. Бу ни өчен кирәк?

– Алар районда теркәлгән 6274 йорт хуҗалыгына барып, кешеләрне сайлауга килергә өндәячәк яки өйдә сайлаучыларны ачыклаячак. Районда бу эштә барлыгы 108 хезмәткәр катнашачак, аларга махсус униформа бирелә, үзләре белән таныклыклары һәм программа урнаштырылган телефон булачак,  бу программага сайлаучы турындагы барлык мәгълүматлар да кертеләчәк.

– Сайлаучылар янына йөрү күпме вакыт дәвам итәчәк?

– Ул инде бу шимбәдә старт ала һәм өч атна дәвам итәчәк. Барлык хезмәткәрләр дә укулар узды, барысы да программада эшли ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев