Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлау

Сайлау участокларында янгын куркынычсызлыгы

Эвакуация юлларындагы ишекләр ирекле ачылырга һәм бинадан чыгу юнәлешендә булырга тиеш. Эвакуация ишекләре һәм юлларын (шул исәптән, коридор, тамбур, галерея, баскыч мәйданы, баскыч маршлары, ишекләр, эвакуация люклары) төрле материаллар, әйберләр, җиһазлар, производство калдыклары, чүп-чар һәм башка әйберләр белән тутырырга ярамый. Эвакуация ишекләрен кадаклап кую тыела. Сайлау үткәрү биналары тәрәзәләренә тимер...

Эвакуация юлларындагы ишекләр ирекле ачылырга һәм бинадан чыгу юнәлешендә булырга тиеш. Эвакуация ишекләре һәм юлларын (шул исәптән, коридор, тамбур, галерея, баскыч мәйданы, баскыч маршлары, ишекләр, эвакуация люклары) төрле материаллар, әйберләр, җиһазлар, производство калдыклары, чүп-чар һәм башка әйберләр белән тутырырга ярамый. Эвакуация ишекләрен кадаклап кую тыела.
Сайлау үткәрү биналары тәрәзәләренә тимер рәшәткәләр кую тыела. Сайлау үткәрү биналарында кешеләргә янгын турында хәбәр бирү системасы булырга тиеш. Алар табель тиешлеге нормалары нигезендә башлангыч янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителергә тиеш. Анда кеше күрә торган урында ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерлары язылган такта булырга тиеш. Сайлау үткәрү бинасында төзек телефон куярга кирәк. барлык электр лампалары яктырткычны җитештергән завод күздә тоткан саклагыч япмалар белән куелырга тиеш.
Сайлау үткәрү урыннарында янгын чыккан очракта персоналның янгын куркынычсызлыгы чаралары һәм эш итү тәртибе буенча инструкция эшләнергә, сайлауны үткәрүчеләр инструктаж үтәргә һәм предприятие яки оешманың инструктаж журналына кул куярга тиеш. Электр энергиясен сүндерү очрагына хезмәт күрсәтү персоналында электр фонарьлары булырга тиеш.
Биналарда һәм эвакуация юлларындагы келәм һәм башка төр япмалар идәнгә нык беркетелергә тиеш.
Сайлау үткәрү урыннарында тиешле янгынга каршы режим куелырга тиеш, шул исәптән: тәмәке тарту урыннары билгеләнергә һәм җиһазланырга; янгын чыгу очрагына электр җиһазларын уттан аеру тәртибе ачыкланырга тиеш; сайлау үткәрү вакытына һәм аннан соң бинаны тикшерү тәртибе булдырылырга. кулдан ясалган электр җылыту приборлары, янмаучы материалдан аслыксыз файдалану, җимерек розеткалар куллану, электр лампаларын һәм яктырткычларны кәгазъ, тукыма яки башка янучан материаллар белән төрү тыела. Үзенең саклагыч сыйфатларын югалткан электр чыбыгы, артык эшләүдән яки кыска ялганыштан саклаучы калибрланмаган эрүчән кушымталар яки башка ясалма аппаратлары куллану тыела.
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе тагын бер кат кисәтә: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен җаваплы затлар административ хокук тәртибен бозу турындагы кодекс нигезендә административ җавапка тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев