Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлау

Жирәбә үткәрелде

Узган чәршәмбедә «Волжские зори» («Идел таңнары») газетасында 45нче бер мандатлы Апас округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлауга 2012 елның 15 сентяберннән 13 октябрьгә кадәр теркәлгән депутатлыкка кандидатларга сайлау алды агитациясе урнаштыру өчен түләүсез һәм түләүле мәйдан бирү буенча жирәбә булды. ТР Сайлау кодесының 62 маддәсе 3 пункты нигезендә, «Вакытлы...

Узган чәршәмбедә «Волжские зори» («Идел таңнары») газетасында 45нче бер мандатлы Апас округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлауга 2012 елның 15 сентяберннән 13 октябрьгә кадәр теркәлгән депутатлыкка кандидатларга сайлау алды агитациясе урнаштыру өчен түләүсез һәм түләүле мәйдан бирү буенча жирәбә булды.
ТР Сайлау кодесының 62 маддәсе 3 пункты нигезендә, «Вакытлы басма редакциясе сайлау алды агитациясе өчен биргән түләүсез һәм түләүле мәйданның гомуми күләме теркәлгән кандидатлар, сайлау берләшмәләре арасында бу күләмне әлеге вакытлы басмада түләүсез һәм түләүле мәйдан бирүгә хокукы булган теркәлгән кандидатлар, сайлау берләшмәләре санына карап бүлә».
45нче бер мандатлы Апас сайлау округында ТР Дәүләт Советына депутатлыкка 4 кандидат - Р.М. Зиннәтуллин, И.Р.Гафуров, И.Р. Вәлиев, Р.Ф. Вәлиуллин (теркәлү тәртибендә) теркәлгән. Жирәбәдә катнашу өчен заявка барлык кандидатлардан да керде.
Теркәлгән кандидатлар санын исәпкә алып, һәр кандидат һәм сайлау берләшмәсенә атналык бирелә торган тәләүле һәм түләүсез басма мәйдан 18 сентябрьдән 12 октябрьгә кадәр чәршәмбе көнне 1\4 бит һәм җомга көнне 1\4 бит тәшкил итә ( А-3 форматы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X