Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәяхәт

Соль-Илецк һәм Оренбург: биредә континентлар һәм кешеләр очраша

Оренбург өлкәсендәге Соль-Илецк шәһәре турында ишетмәгән кеше бик аздыр. Ләкин аның пычрак белән дәвалый торган тозлы күлләренә, әлбәттә, һәркемнең дә барганы юк. Без дә әлеге сәламәтләнү һәм ял итү урыны белән якыннанрак танышырга вакыт җитте дип уйладык…

Сәяхәт башлана

Машина белән сәяхәткә чыгып киткәнче, һәрвакыттагыча, бар нәрсәне белүче интернет челтәре аша алдан ук торак белешеп, аны броньлап куйган идек. Оренбургта торак алу арзанрак булып чыкты (шулай да без эконом-класс сәяхәтенә өметләндек): өч тәүлеккә дүрт кешегә 3850 сум. Өлкә башкаласы Соль-Илецктан 50 км ераклыкта урнашкан, анда яшәү өчен бәяләр күпкә югарырак. Ә машина (дөресрәге, руль) безнең кулда булганга күрә, барып җитү дә озак түгел. Шул ук вакытта Оренбургны да карарга мөмкин, ә монда интернет хәбәр иткәнчә, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән искиткеч архитектура һәйкәлләре тупланган, күп кенә музейлар, борынгы православие гыйбадәтханәләре һәм башка күп санлы истәлекле урыннар бар.  Людмила Зыкина башкаруындагы Оренбург яулыгы турындагы һәм шәһәрнең визит карточкасына әверелгән танылган җырның сүзләре дә, әлбәттә, күпләргә таныш.

Шулай итеп: җомга иртәнге җидедә безнең гаилә экипажыбыз Кама Тамагыннан чыгып китте, һәм без, көн саен мәшәкатьләребезне һәм борчуларыбызны читкә куеп, яңа тәэсирләр һәм хисләр каршына омтылдык.

Тәтештән ерак түгел урнашкан Кильна елгасы буендагы Пролей-Каша авылы яныннан үткәндә, һәр юлы “Бу ботканы кем түккән икән соң” дигән сорау туа.  Ә моның аңлатмасы бөтенләй башкача булып чыкты. Мордва теленнән “пролей каша” (пря (түбә), лей (елга), косо (кайда)) елганың түбәсе кайда дигәнне аңлата һәм биредә бернинди дә ботка турында сүз бармый.

Ә менә Идел аша сузылган Президент күпереннән чыкканда, алдыбызда чиксез диңгез җәелгән һәм без аның өстеннән очабыз кебек тоелды. Күпер Ульяновск шәһәренең уң һәм сул як яр буен тоташтыра һәм 2009 елда, 23 елдан соң, ниһаять, аның төзелеше тәмамлангач, ул берникадәр вакытка Россиянең иң озын күпере һәм балка тибындагы елга күперләре арасында дөньяда беренче булды.  Аның озынлыгы 5825 метр, ә күпер аша чыгуның гомуми озынлыгы 12 970. Уң якта Император күпере күренә. Ул 1916 елда Сембердә (хәзерге Ульяновск) ачылган. 1950 елларда ике километрлы тимер юл күпере реконструкцияләнә, нәтиҗәдә автомобиль хәрәкәте дә ачыла. 

Ә автомобиль тәгәрмәчләре юл буйлап элдертә генә: Ульяновск, Димитровград, Самара өлкәсе, һәм менә безне Оренбург өлкәсе каршы ала. Кичке алтыга (11 сәгатьлек юл, 2 тапкыр тамак ялгарга туктап алу, ягулык салу өчен 4000 сум) без Оренбургка якынлаштык. Пейзажлар, нигездә, дала, чүлдән тора иде. Безнең республиканың теләсә кайсы зур шәһәренең читендә урнашкан дачалар урынына монда ерактан ук газ эшкәртү заводы факеллары күренеп тора, аның төзелеше 1966 елда Оренбург нефть-газ конденсаты ятмалары ачылганнан соң ук башланган. 1971 елда газ заводын төзү Бөтенсоюз комсомол төзелеше дип игълан ителә, 1974 елның февралендә заводның үлчәү пунктына беренче кубометр газ кабул ителә һәм факел кабызыла. Сүз уңаеннан, Оренбург ГПЗы илдә бердәнбер табигый одорант җитештерә торган завод, одорант газга үзенчәлекле ис бирү өчен кирәк, бу ис шәһәргә керү юлында ук сизелде. Машина тәрәзәсе аша Оренбург гелий заводы (ОГЗ) күренеп китте, ул да Европадагы бердәнбер гелий җитештерүче завод. Ул әлеге кыйммәтле продукт белән шарларны гына түгел, ә электрон, авиация, ракета-космос, атом сәнәгате, медицина һәм фән өлкәләрен дә тәэмин итә…

Ике континент очрашкан урын

Һәм менә без инде Оренбург урамнарында, аның аша Урал елгасы буйлап Европа белән Азия арасында чик үтә. Ул безнең илдә мондый бердәнбер (янә уникальлек статусы) шәһәр. Оренбургка өч тапкыр нигез салынган. Беренче торак пункт Орь елгасы ярында (атамасы да шуннан алынган), икенчесе хәзерге Красногор авылы урнашкан урында булган, ә өченче тапкыр шәһәр хәзерге урынында, Урал һәм Сакмар елгалары киселешендә 1743 елда төзелгән. Оренбургны казак далалары һәм башкорт җирләре арасында крепость-шәһәр һәм Россиянең көньяк-көнчыгыш чигендә Форпост булып хезмәт иткән Җаек, Сакмар һәм Самара елгалары буенча крепость ныгытмалар линиясенең терәк пункты буларак төзегәннәр. Ул патшабикә Елизавета I Петровна тарафыннан оештырылган Оренбург рус казаклары үзәгенә әверелә. Бер үк вакытта шәһәргә Урта Азия халыклары белән хуҗалык һәм икътисади үзара хезмәттәшлек итү үзәге миссиясен дә йөклиләр, бу, беренче чиратта, сәүдә мөнәсәбәтләрен күздә тота. Шуңа күрә артиллерия ишегалды, казармалар, дары базы һәм башка хәрби учреждениеләрдән тыш, Кунак ишегалды һәм таможня төзелә. Үз тарихында дүрт тапкыр Оренбург губерна һәм өлкә үзәге, өч тапкыр өяз шәһәре була, 1920 елдан 1925 елга кадәр хәтта Казахстан башкаласы булып тора. Аның атамасы ике тапкыр үзгәртелә: 1938 елда Чкаловка әверелә, 1957 елда яңадан Оренбург исеме кире кайтарыла.

Менә шундый әһәмиятле һәм кызыклы шәһәргә безне юл алып килде, һәм без, арендага алынган фатирның хуҗасы белән телефон аша элемтәгә кергәннән соң, яңа күп катлы йортта урнашкан уңайлы ике бүлмәле фатирга урнаштык (сүз уңаеннан, исәпкә алыгыз, безнең “Летай” мобиль элемтәсе монда эшләми, Wi-Fi куллансагыз гына).

Фатирда уңайлы яшәү өчен барлык шартлар да булуга куанып (ә бу һәрвакытта да булмый), яңа урынга урнаша башладык. Бу вакытта инде вакыт шактый соң иде. Оренбургта җирле вакыт Мәскәү вакытыннан ике сәгатькә алдарак йөри. Ә иртәгә безне Соль-Илецк көтә…

Дәвамы бар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев