Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Патриотлык

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне

Кама Тамагының Җиңү паркында митинг, ә туган якны өйрәнү музеенда Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән якташларыбыз истәлегенә багышланган тантаналы чара узды.

1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентының соңгы бүлекчәләре СССР һәм Әфганстанны аерып торган Амудәрья аша күперне чыкты. Бүген дә, күп еллар дәвамында булган кебек, узган гасырның сиксәненче елларында катлаулы шартларда Әфганстанда халыкара терроризм һәм наркобизнес көчләренә батырларча каршы торган кешеләр Җиңү паркында сугышчы-интернационалистларга һәм локаль сугышларда катнашучыларга куелган һәйкәл янында җыелды.

Сугышчы-интернационалистлар алдында район башлыгы Наил Вазыйхов чыгыш ясады, ул бүген дә Ватаныбыз чикләрендә Россия хәрбиләренең туган җир сагында торуларын, Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашуларын билгеләп үтте һәм ветераннарга һәм барлык катнашучыларга сәламәтлек һәм иминлек теләде.

Митингта район башлыгы урынбасары Илнур Гыйниятов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Елена Сороковнина, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Алинә Миннегалиева, районның ветераннар оешмалары вәкилләре һәм яшь армиячеләр катнашты. Сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар мемориалына Хәтер һәм Җиңү символы булган кызыл канәфер чәчәкләрен куйдылар.

"Безгә хәрби орденнарыбызны тагарга язмаган. Болар барысы да сезгә, исәннәр” – дип язылган азатлык өчен сугышларда катнашучылар истәлегенә куелган һәйкәлләрдә, һәм исәннәр моны истә тота, сугышчыларның батырлыгына рәхмәт белдереп, һәйкәлгә чәчәкләр китерә…

Ә аннары туган якны өйрәнү музеенда сугышчы-интернационалистлар өчен җылы һәм уңайлы шартларда бәйрәм концерты булды. Алып баручылар Гөлназ Ибраһимова һәм Раилә Биккинина, Бөек Ватан сугышына караганда ике тапкыр озаграк барган һәм илебез тарихының бер өлешенә әверелгән Әфган сугышында катнашкан ватандашларыбызны искә алып, җыелганнарга мөрәҗәгать иттеләр.

Район ветераннар советы рәисе урынбасары, Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Александр Мещанов үткән еллар биргән сабакларны истә тотарга һәм Ватан чикләрен ныгыту өчен гомерләрен биргән геройларны хөрмәтләргә чакырып, ветераннарга һәм яшь буынга мөрәҗәгать итте, яшьләрне бүгенге көндә дә бик кирәк булган сугышчан рух эстафетасын лаеклы кабул итәргә өндәде.  Әфганчы-сугышчылар советының район бүлеге рәисе Рамил Кәримов игълан ителмәгән сугышның катлаулы шартлары турында сөйләде, ул чакта аны – япь-яшь солдатны Самарадан Әфганстанга җибәрәләр.

Елена Сороковнина Ватанны саклаучылар көне якфнлашыр алдыннан каматамагылылар исеменнән барлык ветераннарга, сугышчы-интернационалистларга рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аларның балаларына, оныкларына һәм оныкчыкларына сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде, ә Илнур Гыйниятов үзенең чыгышында тыныч тормыш өчен хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның барысының – ул чактагыларының да, бүгенгеләренең дә – чын геройлар булуы, алар белән горурлануыбыз турында билгеләп үтте.

Мәдәният хезмәткәрләре, Советлар Союзы Герое Михаил Чирков исемендәге кадет интернат-мәктәбе укучылары, балалар музыка мәктәбе укучылары җырлар, хәрби сафта йөрү элементлары белән чыгыш ясадылар, җырладылар, уен коралларында уйнадылар һәм шигъри әсәрләр укыдылар. Кадетлар вальс биеп кенә калмыйча, хәрби корал ярдәмендә мавыктыргыч сәхнә номерын да башкардылар,  чын кешелек кыйммәтләре турындагы шигырьне хис белән укыган Марта Хваткова, һәрвакыттагыча күңелгә үтеп керерлек итеп җырлаган Айдар Айтуганов, патриотик җырлар башкарган Богдан Пластинин, Наил Зарипов һәм Камил Шакиров, шулай ук «Бәллүр» дуэты чыгышын карап, тамашачылар куандылар да, сагышландылар да, ә иң мөһиме, бу концерт чын кеше кыйммәтләренә ышаныч уятты, бу көнне искә алынган батырлар нәкъ менә шул кешелек кыйммәтләре хакына гомерләрен кызганмаган…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев