Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Патриотлык

Солдат медальоннарындагы исемнәр

Май аенда Казанның Җиңү паркында тантаналы митинг узды, анда «Солдат медальоннарындагы исемнәр» Бөтенроссия Ватан конференциясе старт алды.

Аның максаты – Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү. Чарада «Россия эзләнү хәрәкәте»нең Төмән өлкәсе төбәк бүлеге вәкиле Сергей Чекерис катнашты.

Ул Казанга буш кул белән килмәгән –  Бикмуллин Зарифулла Бикмулла улының солдат медальонын аның оныгы Әминә Җиһаншинага тапшырды.

Кама Тамагы районының Кече Бортас авылыннан Бикмуллин Зарифулла 1942 елда хәбәрсез югалган. Аның медальоны 2022 елның апрелендә Тверь өлкәсенең Иске Торопа шәһәрендә совет сугышчысы калдыклары янында “Кречет” Төмән хәрби-эзләнү отряды тарафыннан табылган.

«Солдат медальоннарындагы исемнәр» Бөтенроссия конференциясе 11 июньгә кадәр дәвам итте. Бөтен ил буенча җыелган эзләнүчеләр дискуссияләрдә катнаштылар, презентацияләрне карадылар, хәрби-мемориаль һәм эзләнү эше, шулай ук яшьләрне патриотик тәрбияләү өлкәсендә әйдәп баручы белгечләрнең чыгышларын тыңладылар.

12 июньдә Туфан Миңнуллин паркында башкарма комитет җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Елена Сороковнина Россия көнен бәйрәм итү кысаларында әлеге вакыйга турында сөйләде. Әминә Җиһаншина белән бергә алар эзләнүчеләр тапшырган капсула һәм сертификатны күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев