Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Патриотлык

Илебезнең хәрби даны белән горурланабыз

20 февральдә авылара үзәк китапханә районның туган якны өйрәнү музее белән берлектә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә укучылар Чечняда сугыш гамәлләрендә катнашучылар белән очрашты. Чара Ватанны саклаучылар көненә карата үткәрелде. Китапханәчеләр Рәзинә Хәйруллина, Мәдинә Дәүләтшина һәм укытучы Энҗе Гыйниятова Кораллы Көчләрнең хәрби даны, батырлыгы турында сөйләде. Районның хәрби комиссары Дамир...

20 февральдә авылара үзәк китапханә районның туган якны өйрәнү музее белән берлектә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә укучылар Чечняда сугыш гамәлләрендә катнашучылар белән очрашты.
Чара Ватанны саклаучылар көненә карата үткәрелде. Китапханәчеләр Рәзинә Хәйруллина, Мәдинә Дәүләтшина һәм укытучы Энҗе Гыйниятова Кораллы Көчләрнең хәрби даны, батырлыгы турында сөйләде.
Районның хәрби комиссары Дамир Сергеев укучыларны хәзерге армия шартлары белән таныштырды, үзеңне хәрби хезмәткә әзерләү турында киңәшләр бирде.
Чечняда сугыш гамәлләрендә катнашкан Илшат Яруллин һәм Исфан Айтуганов чыгышын укучылар зур кызыксыну белән тыңлады. Туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Рәсимә Нәҗмиева катнашучыларны яңа гына басылып чыккан "Алар Җиңү белән кайтты" китабы белән таныштырды. Китапның бу томына сугыш кырыннан исән кайткан райондашларыбыз - бабаларыбыз исемнәре кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев