Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Патриотлык

Чәршәмбе район мәдәният йортында Кама Тамагы районы үзәге мәктәпләре укучылары алдында “Легион” хәрби-патриотик оешма вәкилләре чыгыш ясады

Отряд җитәкчесе Александр Александровның видеороликлары һәм хикәяләре үсмерләрне кызыксындырды. Алар бер-бер артлы сораулар яудырды: сезнең отрядка ничек керергә була? Солдатларның нинди шәхси әйберләрен таптыгыз? Казу эшләре кайда башкарыла? Эзләү эшләренең урынын ничек билгелисез? Ни өчен сезнең отряд шулай дип атала? "Легион" эзләү отряды ТИСБИда төзелгән. Бу - Татарстан эзләү отрядларының...

Отряд җитәкчесе Александр Александровның видеороликлары һәм хикәяләре үсмерләрне кызыксындырды.

Алар бер-бер артлы сораулар яудырды: сезнең отрядка ничек керергә була? Солдатларның нинди шәхси әйберләрен таптыгыз? Казу эшләре кайда башкарыла? Эзләү эшләренең урынын ничек билгелисез? Ни өчен сезнең отряд шулай дип атала?
"Легион" эзләү отряды ТИСБИда төзелгән. Бу - Татарстан эзләү отрядларының берсе. Нигездә студентлар отряды Ленинград һәм Түбән Новгород өлкәләрендә эзләнү эшләре алып бара.
Җитәкчеләре белән биш студент килгән. Алар үз эшләре турында сөйләделәр, видеороликлар күрсәттеләр, Бөек Ватан сугышы темасына сәхнә күренеше тәкъдим иттеләр.
- Сез ник бу эш белән шөгыльләнәсез?
- Яшь буын югалтулы, аерылышулы ул еллар турында онытылмасын өчен, - ди Наталья Кондратьева. - Күп кенә яшүсмерләр сугыш даталарын да билгелиләр.
- "Марш памяти" акциясе кысаларында без Казан мәктәпләрендә чыгыш ясыйбыз, республика районнарына барабыз, үз эшебез, табылдыкларыбыз турында сөйлибез, -ди Дарья Веселова. - Без башка отряд әгъзалары белән аралашабыз, алар белән экспедицияләргә йөрибез. Бу бик кызыклы вакыт һәм файдалы эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев