Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Патриотлык

Кадетлар, афәрин!

14 октябрьдә Куйбышев затон кадет мәктәп-интернатында укучылар Казанда ТРда наркотикларга контроль федераль хезмәте идарәсе оештырган «Кубок авроры» республика наркотикларга каршы проектында катнашты.

Укучыларны мәктәп директоры Александр Ильин, командир-тәрбияче Сергей Кулагин, педагог-оештыручы Татьяна Компаненко әзерләде.

Ярыш программасына автомат сүтеп җыю, 100 метрга йөгерү, мишеньгә ату, плац-парад күрсәтү, агитбригада чыгышы, йөгерү буенча отчет (презентация+портфолио) кергән иде, укучылар өчен шулай ук «Патриот» үзәгенә сәяхәт оештырылды, террорчыларны тоткарлау, наркотикларны этләр белән табуда ТРда наркотик әйләнешенә контроль буенча РФ ФС идарәсе кинологлары чыгышы күрсәтелде. Командабыз өчен республика үзәге стендында мәктәбебез укучылары казанышларын күрү күңелле мизгел булды. Ярышлардан соң республика проектында катнашучыларны Ленин исемендәге мәдәният йортына чакырдылар. Шунда ук йомгак ясалды һәм бүләкләр тапшырылды. 14 команда ярыш нәтиҗәләрен көтте. Ярыш йомгаклары буенча безнең укучылар III гомумкоманда урынын алды һәм наркотиклар әйләнешенә контрольнең федераль хезмәте җитәкчесе кулыннан принтер һәм футбол тубы алды. Укучыларга уңышлар теләп калабыз, чөнки алда аларны яңа ярышлар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев