Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Патриотлык

«Армиядә хезмәт итәчәкмен»

22 февральдә Затон китапханәсе китапханәчеләре «Намуслы хезмәт итәм» дип исемләнгән чара үткәрде. Затон мәктәбенең 5 сыйныф укучылары конкурс-уен программасында катнашты. Ике - «Пехота» һәм «Десант» командалары хәрби уенда көч сынашты, диңгезче званиеләрендә һәм хәрби терминнарда белемнәрен күрсәтте. Егетләр менә дигән физик әзерлек һәм идәннән этәрелү, кул көрәше, чүгәләү, гантель күтәрү...

22 февральдә Затон китапханәсе китапханәчеләре «Намуслы хезмәт итәм» дип исемләнгән чара үткәрде.

Затон мәктәбенең 5 сыйныф укучылары конкурс-уен программасында катнашты. Ике - «Пехота» һәм «Десант» командалары хәрби уенда көч сынашты, диңгезче званиеләрендә һәм хәрби терминнарда белемнәрен күрсәтте. Егетләр менә дигән физик әзерлек һәм идәннән этәрелү, кул көрәше, чүгәләү, гантель күтәрү кебек спорт ярышларында осталык күрсәтте. Көнкүреш күнекмәләрендә дә йөзгә кызыллык китермәделәр - егетләр төймәне пөхтә такты һәм бәрәңгене оста әрчеде. Кәгазьдән поход савыт-сабасы ясауда да оста булдылар. «Сапер» уенын һәркем ошатты - күзләре бәйләнгән катнашучылар «миналар»ны зарарсызландырды (кубиклар җыйды), «Механик» уенында «бак»ка ягулык салды. (стаканга су җыйдылар). Жюри һәр конкурс йомгагы буенча җиңүче командага хәрби звание бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев