Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга - юк!

Велосипедлы марафон

Бу көнне "Дагода" төркеме веломарафоны үткәрелде, аның маршруты безнең район аша үтәчәк. Узган дүшәмбедә газета хәбәрчесе веломарафонда катнашучылар белән очрашты. Төркемгә 12 яшьтән 60 яшькә кадәр унөч кеше кергән. Алар 8 айга якын элек кулдашы белән велосипедта җир шары тирәли сәяхәткә чыккан Павел Грачевның дәвамчылары булып тора. Аларның максаты- «Татарстан...

Бу көнне "Дагода" төркеме веломарафоны үткәрелде, аның маршруты безнең район аша үтәчәк.
Узган дүшәмбедә газета хәбәрчесе веломарафонда катнашучылар белән очрашты. Төркемгә 12 яшьтән 60 яшькә кадәр унөч кеше кергән. Алар 8 айга якын элек кулдашы белән велосипедта җир шары тирәли сәяхәткә чыккан Павел Грачевның дәвамчылары булып тора. Аларның максаты- «Татарстан наркотикларсыз» девизы белән сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау. Аларның юлы Казан шәһәреннән башланып китә һәм Ульяновск, Самара, Димитровград, Биләр аша үтеп Алексеевскийда тәмамланачак. Биредә алар Павел Грачев белән очрашачаклар.
- Мин Казан шәһәрендәге 67 нче кадет мәктәбендә информатика укытам, берүк вакытта марафончылар төркемен оештыручы. Өченче ел рәттән шул ук составта Татарстан буенча сәяхәт итәбез. Безнең белән бергә велотуризмда спорт мастеры Альмира Галиева һәм Валерий Ромасенко, шулай ук шоссейда ярышу буенча спорт мастеры Александр Бикмуллин йөри. Алар веломарафонда 32 ел катнаша инде, шуңа күрә безгә алардан өйрәнерлек нәрсәләр бар, - ди Елена Маличенко. - Марафон тәмамланганнан соң марафонда яңа гына катнашучыларга велотуризм буенча I яки II катлаулыктагы категорияне раслаган белешмәләр бирелә,- дип сүзен дәвам итте Елена.
-Бу көнгә 70-100 км юл үтәргә тиеш. Азрак ял итеп, ашап алырга гына тукталабыз. Барысы 14 көн юлда булачакбыз,-дип сүзгә кушылды велосипед спортын үз иткән, элеккеге укытучы, марафонда катнашучы Рәисә Әмирханова.
-Төркемегезнең исеме кызык, аны кайдан алдыгыз? Спонсорларыгыз бармы?
- "Дагода"- борынгы славяннарның җил Алласы, без юлда кояш белән кузгалып, җил кебек җилдерәбез. Ә безгә "наркотикларга юк" дип әйтә алган спорт сөюче эшмәкәрләр ярдәм итә, - дип аңлатты Альмира Галиева.
Юлларыгыз уң булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев