Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга - юк!

Веломарафон безнең районнан да узды

Алтынчы тапкыр уздырылучы "Наркотикларсыз Татарстан" веломарафоны маршруты безнең район аша узды. Проект координаторы Гүзәл Салихова менә ниләр сөйләде: "Веломарафонда барлыгы 20 кеше катнаша. Аларның 15е - велосипедчылар һәм 5се пиар-төркем.катнашучының иң өлкәненә 68 яшь, иң яшенә - 14. Төркем составында велотуризм буенча СССР чемпионнары Алмира Галиева һәм Павел Грачев бар....

Алтынчы тапкыр уздырылучы "Наркотикларсыз Татарстан" веломарафоны маршруты безнең район аша узды.

Проект координаторы Гүзәл Салихова менә ниләр сөйләде: "Веломарафонда барлыгы 20 кеше катнаша. Аларның 15е - велосипедчылар һәм 5се пиар-төркем.катнашучының иң өлкәненә 68 яшь, иң яшенә - 14. Төркем составында велотуризм буенча СССР чемпионнары Алмира Галиева һәм Павел Грачев бар. Соңгысы узган елда велосипедта дөнья тирәле сәяхәт итте". Веломарафон 26 июньдә Казанда Меңъеллык мәйданында старт алган. Бу көнне 120 километр ара узып, үк безнең раойнга килеп җитәләр, Тенеш янында палаталарда төн куналар. Төн бик "күңелле" була: яңгыр, көчле җил, болыт дөберди. Әмма бу энтузиастларны чыныктыра гына. Икенче көнне алар Кама Тамагына килеп, "Наркотиклар турында дөреслек" дип исемләнгән буклетлар таратты һәм икенче тарафка юл алды. Чираттагы тукталыш - Ундоры. Аннары ике атналык маршрут: Ульяновск -Тольятти-Нурлат-Зәй- Яр Чаллы - Түбән Кама -Чистай-Казан. Сәламәт яшәү рәвешен алып бару һәм наркотикларга каршы көрәш өчен яхшы акция.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X