Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга - юк!

Түгәрәк өстәл

Безнең Олы Кариле урта мәктәбендә "Наркотикларсыз тормыш" дип исемләнгән айлык башланды. Шуңа күрә һәр көнне мәктәптә төрле чаралар үтә. Безнең 6 нчы сыйныфта "Нәрсә ул толерантлык?" темасы астында түгәрәк өстәл булды. Аны мәктәбебез волонтерлары - 11 сыйныф укучылары Хәбибрахманова Айзирә һәм Фәтхуллина Аделина үткәрде. Алар безгә хикәяләрдән, әкиятләрдән өзекләр белән...

Безнең Олы Кариле урта мәктәбендә "Наркотикларсыз тормыш" дип исемләнгән айлык башланды.
Шуңа күрә һәр көнне мәктәптә төрле чаралар үтә. Безнең 6 нчы сыйныфта "Нәрсә ул толерантлык?" темасы астында түгәрәк өстәл булды. Аны мәктәбебез волонтерлары - 11 сыйныф укучылары Хәбибрахманова Айзирә һәм Фәтхуллина Аделина үткәрде. Алар безгә хикәяләрдән, әкиятләрдән өзекләр белән аңлатып, мисаллар китерде.
Бүгенге җәмгыятьтә актив рәвештә экстремизм, агрессивлык үсеше арта. Конфликтлар киңәя бара. Яшьләр арасында җинаятьчелек үсә. Һәр кеше тормышта төрле ялгышлыклар ясарга мөмкин. Кайбер очракларда үзен дөрес һәм яхшы яктан күрсәтсә, икенче очракта киресенчә булуы ихтимал. Ә игелек эшләп, кеше яхшыра гына. Чистарына, сафлана. Әгәр дә без теләсә кемгә игътибарлырак булсак, ул үтеп баручымы, хәерчеме, дусмы - бу игелек күрсәтү булыр иде.
Кеше һәрвакытта да үзен яхшы якка үзгәртергә омтылырга тиеш. Бердәнбер хата - үзеңнең элеккеге хаталарыңны төзәтмәү.
Без толерантлык турында күп сөйләдек. Һәм толерантлык кагыйдәләрен үзебез чыгарып карадык: фикердәшеңне хөрмәт итү; башкалар әйткәнне аңларга тырышу; үз фикереңне җайлап кына башкаларга да җиткерергә тырышу; гадел булу, башкаларның да гадел булуларына инану; башкаларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алу.
Безнең сыйныф ул үзе кечкенә бер гаилә. Гаиләбездә һәрвакытта да гаделлек, дөреслек, бер-береңне аңлау хәкимлек итсен. Беркайчанда үпкәләшүләр килеп чыкмасын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев