Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга - юк!

Наркотикларсыз тормыш

Районыбыз мәгариф учреждениеләре катнашкан наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" дип исемләнгән республика айлыгы тәмамланды. 16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар белән наркотикларга каршы юнәлештәге төрле чаралар үткәрелде. Җыелышларда район мәгариф учреждениеләрендә наркотикларга каршы куркынычсызлык системасы формалаштыру наркотиклар куллануны кисәтүче учреждениеләр белән үзара эшләү, 2013 елның икенче ярты...

Районыбыз мәгариф учреждениеләре катнашкан наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" дип исемләнгән республика айлыгы тәмамланды.
16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр укучылар, аларның ата-аналары һәм укытучылар белән наркотикларга каршы юнәлештәге төрле чаралар үткәрелде. Җыелышларда район мәгариф учреждениеләрендә наркотикларга каршы куркынычсызлык системасы формалаштыру наркотиклар куллануны кисәтүче учреждениеләр белән үзара эшләү, 2013 елның икенче ярты елында укучыларны наркотиклар куллануга тикшерүне үткәрү регламенты мәсьәләсе тикшерелде. Район гомумбелем бирү учреждениесе җитәкчеләре, тәрбия эше буенча мәктәп директор урынбасарлары, мәктәп методик берләшмә җитәкчеләре, сыйныф җитәкчеләренең үзәк район сырхауханәсе, полиция бүлеге, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре катнашында район киңәшмәсендә наркоманлыкны иртә кисәтү нигезләре каралды.
Районның 1083 укучысы катнашкан тематик сыйныф сәгатьләре һәм лекторийлары, сәламәтлек саклау органы, хокук саклау органнары хезмәткәрләренең кисәтү әңгәмәләре наркоманлыкны кисәтү проблемаларына сәламәт һәм куркынычсыз яшәү культурасын формалаштыруга багышланган иде. Хокук саклау органнары хезмәткәрләренең тәвәккәллек төркеме укучыларын җәлеп итеп үткәргән кисәтү әңгәмәләре, наркотикларга каршы юнәлештәге интернет дәресләр, хокукый патруль һәм "Мөстәкыйль балалар" наркотикларга каршы проектта катнашучыларның атналык чыгулары, "Наркотикларга-юк! Спортка- әйе!" спорт ярышлары үткәрү аеруча әһәмиятле булды. Мәктәпләрнең күбесендә "Бу дөнья нинди матур" һәм "Наркотикларсыз тормыш" рәсем конкурслары, наркотикларга каршы плакатлар, буклетлар, календарьлар конкурсы оештырылган иде. Мәктәпләрдә "Елмаюың белән уртаклаш" иртәнге тренинглар, "Синең киндер- сюрпризың" акциясе, "Барысы да үз кулыңда" проектын тәкъдим итү үткәрелде. "Ключ" волонтерлык хәрәкәтендә катнашучылар актив эшләде. Алар арсеналында- наркотикларга флеш-моб, кисәтү программаларын кулланып интерактив профилактика дәресләре.
1127 ата-ана өчен ата-аналар лекториясендә һәм ата-аналарның "Тәвәккәллек факторлары һәм саклау факторлары" укуында дәресләр оештырылды. Ата-аналар өчен "Аңлау, саклау, ярдәм итү өчен белү", "Мәктәптә һәм өйдә балалар куркынычсызлыгы", "Балаларыбызны саклыйк", "Ышаныч телефоны" дип исемләнгән тематик җыелышлар, сюжет-рольле уеннар, "Үлем белән сәүдә иткәнне хәбәр ит" акциясе, түгәрәк өстәлләр, "Әти, әни һәм мин- спорт гаиләсе" спорт ярышлары, диагностик тикшеренүләр үткәрелде.
Район укытучылары сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә утырышларында, укытучылар советында, түгәрәк өстәлләрдә наркотикларга каршы профилактика мәсьәләсен тикшерде.
Өч мәктәп наркотикларга каршы айлык чаралары үткәрүнең төрле формаларын күрсәтте. Затон мәктәбендә тәрбия эше буенча директор урынбасары Елена Артемьева һәм укытучы-психолог Татьяна Шулаева җитәкчелегендә укучылар һәм ата- аналар өчен иртәнге тренинглар, акцияләр, тупланганлыкка уеннар, конкурслар үткәрелде. Тәмте урта мәктәбендәге рейдлар, патрульләр һәм түгәрәк өстәлләр тәрбия эше буенча директор урынбасары Марина Кудрявцева җитәкчелегендә оештырылды. Кадет мәктәп- интернатында хәрби спорт чаралары, интернет дәресләр, тиешле ведомство хезмәткәрләре белән профилактик очрашулар тәрбия эше буенча директор урынбасары Рөстәм Мирзакантов җитәкчелегендә үткәрелде. Затон, Сөйки, Тәмте һәм районның башка гомумбелем бирү мәктәпләрендә наркотикларга каршы кисәтү чараларын үткәрүдә волонтерлар актив ярдәм итте.
Наркотикларга каршы айлык тәмамланды, әмма уку елы дәвамында наркотикларга каршы чаралар үзенең чагылышын табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X