Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга - юк!

Наркотиклар символикасы тыела

Кырык мең сум административ штраф - Яшел Үзән шәһәр суды бер эшмәкәргә наркотик чараларны законсыз рекламалаган һәм пропагандалаган өчен әнә шундый карар чыгарган.Наркоконтрольнең Яшел Үзән МРО хезмәткәрләре Яшел Үзән базарында "реклама" махсус чарасын үткәрү вакытында танылган растаман Боб Марли, киндер яфраклары төшерелгән һәм инглиз телендә язылган сүзләр булган футболкага юлыгалар....

Кырык мең сум административ штраф - Яшел Үзән шәһәр суды бер эшмәкәргә наркотик чараларны законсыз рекламалаган һәм пропагандалаган өчен әнә шундый карар чыгарган.Наркоконтрольнең Яшел Үзән МРО хезмәткәрләре Яшел Үзән базарында "реклама" махсус чарасын үткәрү вакытында танылган растаман Боб Марли, киндер яфраклары төшерелгән һәм инглиз телендә язылган сүзләр булган футболкага юлыгалар.

Футболка наркотик чараларны пропагандалау билгеләре булганлыктан, наркополицейскийлар аны махсус тикшерү өчен ала. Гамәлдәге закон нигезендә, наркотиклар символикасы төшерелгән теләсә нинди әйбер (брелок, ремень, бейсболка һәм башкалар) белән сату итү тыела. Экспертиза, сурәттәге рәсем халыкта наркотик чараларга карата позитив караш формалаштыра, наркотиклар куллану һәм аны җәмгыятьтә легальләштерүне пропагандалый, дип раслый. Ә ул законга каршы килә. Судта эшмәкәр үз гаебен танымады, чөнки беркайчан да наркотик матдәләр кулланмаганлыктан, киндер яфрагы сурәтенең законга каршы килүе турында уйламаган да. Шактый күләмдәге финанс югалтулары закон бозучы өчен генә түгел, наркотиклар символикасы төшерелгән әйберләр сатмас өчен башка эшмәкәрләргә дә сабак булыр. Белешмә: Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы Кодексының 6.13 маддәсе 1 өлеше нигезендә, теләсә наркотик чараларны нинди формада пропагандалау яки рекламалау тыела. Законны бозган өчен гражданнарга реклама продукциясен яки аны әзерләү җиһазларын конфискацияләп, дүрт мең сумнан биш мең сумга кадәр административ штраф; урындагы кешеләргә - кырык мең сумнан илле мең сумга кадәр; юридик зат оештырмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга - реклама продукциясен яки аны әзерләү җиһазларын конфискацияләп, кырык мең сумнан илле мең сумга кадәр яки реклама продукциясен яки аны әзерләү җиһазларын конфискацияләп, туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктату; юридик затларга - реклама продукциясен яки аны әзерләү җиһазларын конфискацияләп, сигез йөз мең сумнан бер миллион сумга кадәр яки реклама продукциясен яки аны әзерләү җиһазларын конфискацияләп, туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктату каралган. Хөрмәтле гражданнар! Әгәр сезгә наркотик чаралар, предметлар тарату урыннары билгеле булса, бу турыда наркоконтрольнең Яшел Үзәндәге бүлегенә тәүлек дәвамында эшләүче телефонга хәбәр итүегезне үтенәбез: 5-55-00. Мәгълүматларны идарәнең интернет-кабул итү сайтында калдырырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев