Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга - юк!

Гражданнарны бердәм кабул итү көне

Сишәмбе, 17 сентябрьдә 10.00нан 20.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча ФСКН идарәсе республиканың зур шәһәрләрендә бердәм гражданнар кабул итү көне оештыра. Бу көнне Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга һәм Бөгелмә шәһәрләрендә яшәүчеләр наркоконтроль идарәсе җитәкчесе, урынбасары һәм җитәкче ярдәмчесенә, шулай ук мәгариф идарәсе белгечләренә, балигъ булмаганнар...

Сишәмбе, 17 сентябрьдә 10.00нан 20.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча ФСКН идарәсе республиканың зур шәһәрләрендә бердәм гражданнар кабул итү көне оештыра.
Бу көнне Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга һәм Бөгелмә шәһәрләрендә яшәүчеләр наркоконтроль идарәсе җитәкчесе, урынбасары һәм җитәкче ярдәмчесенә, шулай ук мәгариф идарәсе белгечләренә, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиягә, муниципаль район хакимияте вәкилләренә мөрәҗәгать итә ала.
Татарстан наркополиция җитәкчесенең гражданнар кабул итүе яңа уку елы башлану белән бәйле. Бу эштә наркополицейскийларның төп максаты - халыкны борчыган сорауларны ачыклау. Бу барлыкка килгән наркоситуацияне билгеләү, аеруча яңа төр синтетик наркотиклар куллану белән бәйле. Татарстанда яшүсмерләрнең контрольсез зур микъдардә медикаментларны алкоголь белән эчкәннән соң унөч яшьлек кызның үлү очрагы билгеле.
3 сентябрьдә үткәрелгән бердәм гражданнар кабул итү көне халыкның наркополиция эше белән кызыксынуын күрсәтте. Ул тәмамланганнан соң Татарстанның һәр җиде районыннан мәгълүматларны алып анализлап, идарә җитәкчелеге 17 сентябрьдә аны кабат үткәрү турында карар чыгарды.
Бу юлы гражданнарга уңайлы булсын өчен кабул итү алдан язылу белән һәм 20.00 сәгатькә кадәр бара. Ерак районнарда яшәүчеләр өчен наркоконтроль җитәкчелегенә шалтыратырга мөмкинлек бирүче телефон эшләячәк. Искә төшереп китик, Кама Тамагы районы Яшел Үзән районара наркоконтроль бүлеге хезмәт күрсәтүче территориягә керә.
Гражданнар Яшел Үзән шәһәренең ТРда Россия УФСКН районара бүлеге бинасында кабул ителә. Адресы: Яшел
Үзән шәһәре, Норкин урамы, 4 нче йорт. Тел: 884371 5-55-00.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев