Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга - юк!

Фәнни һәм студент эшләре олимпиадасында катнашырга чакырабыз

1 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында наркотиклар әйләнешенә контроль буенча Россия Федерациясе Федераль хезмәте идарәсе наркоманлыкны һәм наркотикларга бәйле җинаятьләрне кисәтү тармагында фәнни һәм студентлар эшләренең ел саен үткәрелә торган бөтенроссия олимпиадасының республика этабын үткәрә. Әлеге конкурсның максаты - яшьләрнең иҗади сәләтен,фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксынуын ачыклау һәм үстерү, галимнәр һәм...

1 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында наркотиклар әйләнешенә контроль буенча Россия Федерациясе Федераль хезмәте идарәсе наркоманлыкны һәм наркотикларга бәйле җинаятьләрне кисәтү тармагында фәнни һәм студентлар эшләренең ел саен үткәрелә торган бөтенроссия олимпиадасының республика этабын үткәрә.
Әлеге конкурсның максаты - яшьләрнең иҗади сәләтен,фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксынуын ачыклау һәм үстерү, галимнәр һәм укытучыларны аеруча сәләтле яшьләр белән эшләүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.
Олимпиада 4 номинациядән гыйбарәт: наркоманлыкны һәм наркоманиягә бәйле җинаятьне кисәтү асылы һәм мәгънәсе; сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балалар һәм яшьләр арасында наркотикларга каршы дөнья карашы формалаштыру; наркоманлыкны кисәтү буенча җәмәгать берләшмәләре эше; яшьләр ялын оештыру тармагында наркоманлыкны һәм наркоманиягә бәйле җинаятьләрне кисәтүне оештыру.
Бөтенроссия фәнни эшләр олимпиадасының республика этабы турындагы положениене ТРда Россия УФСКН сайтында (ufskn.tatar.ru) «Наркотикларга конкурс/наркоманлыкны һәм наркотикларга бәйле җинаятьләрне кисәтү» бүлегендә табарга мөмкин. Конкурсның координаторы: Т.С. Бачева. Тел: 8843-274-31-98. Эшләр 2013 елның 15 декабаренә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев