Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Наркотикларга - юк!

Алло, наркоконтроль тыңлый!

18-20 марттаТатарстанда «Үлемне кайда сатканлыкны хәбәр ит!» дип исемләнгән Бөтенроссия наркотикларга каршы акция үткәрелә. Әлеге акция наркомания проблемасына халык игътибарын җәлеп итү, наркотикларга бәйле кешеләргә ярдәм күрсәтү максатында алтынчы ел үткәрелә. Хәбәрләр көн саен 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр Буада 884374-3-17-99 телефон номеры аша, шулай ук Казанда 843-274-30-30,273-43-45 «ышаныч телефоны» аша...

18-20 марттаТатарстанда «Үлемне кайда сатканлыкны хәбәр ит!» дип исемләнгән Бөтенроссия наркотикларга каршы акция үткәрелә.
Әлеге акция наркомания проблемасына халык игътибарын җәлеп итү, наркотикларга бәйле кешеләргә ярдәм күрсәтү максатында алтынчы ел үткәрелә. Хәбәрләр көн саен 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр Буада 884374-3-17-99 телефон номеры аша, шулай ук Казанда 843-274-30-30,273-43-45 «ышаныч телефоны» аша кабул ителә. Наркотикларның законсыз әйләнеше турындагы мәгълүматны ТРда ФСКН идарәсенең http://ufskn.tatar.ru ведомство сайтында интернет кабул итүдә дә калдырырга мөмкин.
«Үлемне кайда сатканлыкны хәбәр ит!» акциясен оештыручылар теләсә нинди мәгълүматны тикшерә, аларның берсе дә игътибардан читтә калмый. наркотиклар булган җирдә беркем дә үзен тыныч хис итә алмый, хәзерге вакытта, кызганычка каршы, алар шул кадәр таралган ки, киләчәгебезгә куркыныч яный.
«Үлемне кайда сатканлыкны хәбәр ит!» акциясе оператив мәгълүмат җыю белән генә шөгыльләнми. Оештыручылар аны киңәшкә һәм ярдәмгә мохтаҗ кешеләр өчен файдалы итәргә тырыша, шуңа күрә наркоконтроль белгечләре белән берлектә кызыксынган башка министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре дә кайнар линиядә дежур тора. Акция вакытында Кама Тамагы штпда хәбәрләр түбәндәге телефоннар буенча кабул ителәчәк: табиб-нарколог - 3-19-83, мәгариф бүлеге белгече - 2-12-54, яшьләр эше бүлеге белгече - 2-15-70, социаль яклау бүлеге психологы- 2-12-45
Шалтыратыгыз һәм сез күп кенә кешеләрнең гомерен, тормышын саклап калырсыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев