Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Ышанычлы иптәшләре бар – шул күңелне юата

Мөршидә Сәйфиева Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ гаражында эшли. Ире – районның танылган комбайнчысы Рөстәм Сәйфиев белән бергә алар дүрт бала – өч ул һәм бер кыз үстергәннәр.

- Үзем Балык Бистәсе районыннан, Казанда эшләгәндә, Рөстәм белән таныштык, туйдан соң аның туган ягына күчендек, - ди Мөршидә Ильяс кызы.  - 1991 елдан бирле заводта эшлим, шушы еллар эчендә ул минем өчен бик якын урынга әверелде. Бер улыбыз Илнар Казанда яши һәм эшли. Өлкәне Илнур биредә заводта хезмәт куя.

Игезәкләребез Рәдиф белән Рәдифә – кече балаларыбыз. Рәдиф заводта эретеп ябыштыручы булып эшли, өйләнгән, ике баласы бар. Аны мобилизацияләделәр, хәзер ул хәрби операция зонасында.  Анда аларның ныклы команда булуы куандыра, алар бер-берсен ташламый. Аның белән бергә Затоннан тагын бер егет –  Марат Исрафилов һәм Кама Тамагыннан Дима Тихомиров хезмәт итә.

Иремнең туганы инде 10 айдан бирле хәрби операция зонасында, ул контрактка кул куйган һәм хәрби хәрәкәтләр башлануга, шунда киткән. Ул бу карарга һәм авырлыкларга әзер иде, әмма барысы да кызганыч, бөтенесе өчен йөрәк әрни.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X