Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мобилизация

Улларым – Ватаныбыз патриотлары

Татьяна Расторгуева Рус Бортасында туып үскән һәм гомер буе шунда яшәгән. Мәктәптән соң училищены тәмамлап, җитен комбинатында тукучы булып эшли башлаган, аннан соң тегүчелек эшенә өйрәнгән һәм башка заводка күчкән.

- Аннары әнием авырып китте һәм мин авылга кайттым. Фермага урнаштым, бозаулар да, дуңгызлар да карадым, бераздан мине балалар бакчасына пешекче итеп алдылар.

Ире белән бергә алар биш ул тәрбияләп үстергән, ә хәзер өлкән улының өч баласын үстерергә булышалар.

- Өебез тулы бала иде һәм барысы да малайлар. Кече улыбыз Володя 27 сентябрьдә мобилизацияләнде. Ул гаиләсе белән Тәмтедә яши, хатыны белән ике кыз үстерәләр. Улым электр линияләренә терәк кую бригадасында эшләде, аннары М-12 трассасына урнашты. Хатынының әти-әнисе вафат булгач, аның сеңлесен дә бергә үстерделәр, шуңа күрә өч кызлары бар дияргә дә була.

Володя якшәмбе көнне элемтәгә чыкты, «Хәлләрең ничек?» дигән соравыбызга «Сугыштагыча» - дип җавап бирә. Күп нәрсәне әйтми, ләкин без анда авыр һәм куркыныч булуын аңлыйбыз.

Икенче улыбыз Евгений үз теләге белән хәрби операциягә җибәрүне үтенеп,  комиссариатка гариза язган. Иң кече энесе хезмәт иткәндә, ул өйдә утыра алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X